Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча алып барыла.
Фото: Денис Гордийко
Эшчеләр 45 мең кв. м мәйданлы тигезләү катламын, меңнән артык метр озынлыктагы борт ташын куюны, шулай ук тротуарны ремонтлауны төгәлләгәннәр инде. Тиздән асфальтның өске катламы җәеләчәк, тротуарлар төзекләндереләчәк һәм 3 мең метр озынлыкта борт ташлары алыштырылачак.
Юл участогында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен 62 юл билгесе, җәяүлеләр өчен киртәләр, тукталыш павильоннары куелачак, шулай ук яңа юл тамгасы төшереләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Ершов урамында эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча алып барыла. Исегезгә төшерәбез, быел Казанда илкүләм проект буенча Әмирхан, Восход, Салмачы торак массивындагы Центральная урамы, Энергетиклар урамы һәм Четаев урамы ремонтланачак. Ремонтланган юлларның гомуми озынлыгы 8,5 км тәшкил итәчәк.