Татарстан яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органнары нәтиҗәлелеге буенча федераль йомгаклау рейтингында абсолют лидер булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Быел “Йолдызлык” фестивалендә 8 меңнән артык бала – шәһәр этабы тарихында рекорд санда – катнашты. Бу Казанда иҗади мөмкинлекләрне гамәлгә ашырырга ярдәм итү өчен шартлар барлыгын дәлилли, дип билгеләп үтте бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин.
“Кечкенәдән үк иҗади мөмкинлекләрне гамәлгә ашырырга ярдәм итү өчен алдынгы инфраструктура үз җимешләрен бирә. Бездә сәләтле балалар күп, аларның мөмкинлекләрен үстерү шартлары да җитәрлек. 8 мең катнашучы – бу сан үзе турында үзе сөйли, - диде Д.Калинкин. – Әлбәттә, аларның барысы да артист булмаячак, ләкин чыгышларга әзерләнгәндә, аларның характерлары ныгый, максатка ирешүчәнлек, оешканлык арта һәм бу сыйфатлар аларга киләчәктә кирәк булачак”. Башкарма комитет җитәкчесе ассызыклаганча, киләчәктә дә бу сорауга игътибар биреләчәк. “Бу яшүсмерләр клубларын, мәдәният йортларын, өстәмә белем бирү учреждениеләрен яңартуда чагылыш табачак. Ә фестивальләрдә иң яхшыларга булышлык итәчәкбез”, - диде ул.
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов Татарстан башкаласында традицион рәвештә язгы айларда үтә торган фестивальләр турында сөйләде. “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең шәһәр этабы җиңүчеләре республика этабында катнашачаклар.
Узган атнада һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында 22-нче тапкыр үткән “Язгы тамчылар-2018” (“Весенняя капель-2018”) республика фестивале нәтиҗәләре чыгарылды. Үзләренең конкурс программаларын Татарстанның 85 урта-һөнәри белем бирү йортлары вәкилләре тәкъдим итте. Фестивальдә 4,5 үзэшчән артист һәм 10 меңнән артык тамашачы катнашкан. Казан педагогика көллияте һәм автотранспорт техникумы алдынгылар рәтендә булды, ә абсолют җиңүче булып В.Г.Тимирясов ис. Казан инновацион университеты көллияте табылды, дип хәбәр итте А.Фәизов.
12 апрельдә “Студентлар язы” фестивалендә югары уку йортларының бәйге программаларын күрсәтү башлана. Уку йортлары тамашаларын Уникста, Академия залында, Химиклар мәдәният йортында һ.б. залларда карарга мөмкин. Программаларны карау бушлай, билетларны югары уку йорталарының студентлар клубларында яисә Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында алырга мөмкин. Фестивальдә җиңүчеләр Россия студентлар язында катнашачак, ул Ставропольдә май уртасында узачак.
16 апрельдә “Зур тәнәфес” фестивале (Казан мәктәпләренең иҗади бәйгесе) җиңүчеләре билгеле булачак. Җиңүче мәктәпкә инфраструктура үсеше өчен 1 млн сум биреләчәк, бүләкләр фондының икенче миллион сумын үзара икенче, өченче урынны алучылар һәм фестиваль лауреатлары бүлешәчәк. “Узган елны 177-нче гомуми белем бирү мәктәбе җиңде, акчаны алар мәктәпнең актлар залында тавыш һәм ут җайланмалары урнаштыру өчен тоттылар”, - дип искәртте Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.
Ел дәвамында фестивальдә Казанның 162 мәктәбе катнаша. Айрат Фәизов сөйләгәнчә, фестивальнең финалы гомуми белем бирү һәм югары уку йортлары нигезендә оештырылды, биредә үзләренең программаларын 12 көчле мәктәп күрсәткән. Жюри составына популяр артистлар һәм танылган педагоглар – ТАССР Халык артисты Римма Ибраһимова, ЮНЕСКО хореография советы әгъзасы Кобул Амонов, режиссер Илнар Сөнгәтов һ.б. керде.
А.Фәизов игътибар иткәнчә, Татарстан башкаласында “авыр” үсмерләр белән дә эш алып барыла. Шәһәрдә әлеге эш “Свои” проекты кысаларында яшүсмерләр клубларында, “Доверие” һәм “Дуслык” социаль үзәкләрендә башкарыла.
Сүз уңаеннан, әлеге эшнең сыйфаты рейтинглар төзегәндә исәпкә алына. 23 мартта яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органнары нәтиҗәлелеге буенча йомгаклау рейтингы чыгарды. Анда абсолют лидер булып Татарстан табылды. А.Фәизов сүзләре буенча әлеге нәтиҗәләргә Казан студентлары, яшьләр оешмалары һәм иҗади берләшмәләр, фестиваль хәрәкәтләре, яшьләр сәясәте учреждениеләре ярдәмендә ирешеп булды.