Эшләр 16% ка диярлек башкарылган, объектта 15 төзүче һәм алты берәмлек техника эшли
Фото: Марат Мөгыйнов
Коры елга аша күпер шәһәрнең Авиатөзелеш районын Борисоглебск поселогы белән тоташтыра. Озынлыгы 40 м булган корылма 1975 елда төзелгән. Ярты гасырлык күпергә капиталь ремонтлау таләп ителгән. Яңарту нәтиҗәсендә корылманың киңлеге 10,5 метрдан 15,6 метрга кадәр артачак – бу ике полосалы юл һәм тротуарларны киңәйтү хисабына ирешеләчәк.
Күперне реконструкцияләү апрельдә башланды. Бу вакыт эчендә төзүчеләр әзерлек эшләрен тәмамлаганнар, элемтә челтәрләрен күчергәннәр һәм булган конструкцияне сүткәннәр. Шулай ук эшчеләр субай сукканнар, опалубкаларны җиһазландырганнар һәм яр терәкләрендә насадкаларны бетонлаганнар, ә арадаш терәкләрдә арматуралау башкарганнар.
Бүгенге көндә аралык терәк элементларда опалубка төзелеше тәмамлана. Эшләр 80% ка башкарылган. Тагын ике терәктә (яр буе һәм арадаш) төзүчеләр шкаф диварын ныгыталар, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Коры елга аша күпер буенча хәрәкәт чикләнгән вакытта әйләнгеч юл оештырылган, ул корылма янында урнашкан.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда шулай ук Киндерле елгасы аша күпер ремонтланачак. Төзелештә таяныч элементлар алыштырылачак, юл өлешләренең киңлеге нормативларга җиткереләчәк, тротуарлар төзекләндереләчәк, яктырту яңартылачак һәм куркынычсызлык элементлары урнаштырылачак. Шулай ук Назарбаев урамындагы күперне капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә, ә күптән түгел «Миллениум» күперендә дә эшләр башланды.