Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.09.2021, 09:32

Казанда Петропавел соборын реконструкцияләү: уникаль рус бароккосы архитектура һәйкәле турында нәрсә белергә кирәк

Екатерина II яраткан гыйбадәтханә янгыннар, совет елларын һәм геологик процесслар кичергән, могҗиза белән уникаль 25 метрлы иконостасны саклап калган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь, Ксения Швецова). Меңьеллык Казан борынгы биналарга, архитектура һәйкәлләренә, мәдәни мирас объектларына бай. Ләкин бу палитрда чын мәгънәсендә уникаль объектлар бар, алар төрле тарихи дәверләрнең рухын сеңдерә һәм үз диварларында сирәк, кыйммәтле ядкарьләр саклый. Шундый корылмаларның берсе – Петропавел соборы, ул 2023 елда 300 еллыгын билгеләп үтәчәк, – рус бароккосының искиткеч архитектура һәйкәле, аннан тыш Россиядә нибары өчәү генә санала.

2016 елдан соборны масштаблы реставрацияләү алып барыла, аннан соң бөтен гыйбадәтханә комплексы яңа тормыш белән яши башлаячак. Күптән түгел чиркәүнең чаң манарасында авариягә каршы эшләр тәмамланды, аны реставрацияләүгә киләсе елда керешү планлаштырыла. Собор тарихы нәрсә белән кызыклы, ул үзендә нинди борынгы кыйммәтләр яшереп тора һәм ремонт эшләре барышында эшчеләр нәрсә таба – бу хакта Казан епархиясенең баш инженеры Михаил Федотов сөйли.

Соборны реставрацияләү турында кызыклы фактлар: борынгы сызымнар, карст упкыннары һәм авыш чаң манарасы

Беренче факт: сыйфатлы төзелешне известь токымнары какшатты.

Казанда Петропавел соборын төзү 1722 елда Петр I нең шәһәргә килүеннән соң башланган. Татарстан башкаласында булганда патша сәүдәгәр-сәнәгатьче, сукно мануфактурасы хуҗасы Иван Михляев янына тукталган. Сүз уңаеннан, хәзер сәүдәгәр Михляевның кирпеч йорты – киләчәктә балалар музей үзәге урнашачак мәдәни мирасның тагын бер объекты.

Сәүдәгәр йорты агач чиркәү белән янәшә урнашкан,аның урынында 1723-1726 елларда – бик кыска вакыттат төзелгән мәһабәт собор бинасы үсеп чыккан. Соборның биеклеге – 55 м, чаң манарасы биеклеге – 52 м.

Собор калкулыкта урнашкан – якынча Казан Кремле урнашкан биеклектә. Бу үзенчәлек гыйбадәтханәгә горур рәвештә шәһәр өстеннән күтәрелергә мөмкинлек биреп кенә калмый, бәлки соборның язмышын да билгели – ул акрынлап җимерелә башлый. Узган ел Татарстанның Милли музеенда 1886 елгы бина сызымнары табылган, шуның нәтиҗәсендә аның ярыклар белән капланган булуы ачыкланган.

«Без тапкан сызымнарда собор бинасының тулысынча аерылуы күренә. Һәм бу аның ничектер дөрес төзелмәве белән бәйле түгел: бу вакытка соборның шактый озак торуын исәпкә алып, ул дөрес төзелгән. Җимерү геологик процесслар аркасында башланган, – дип аңлата Михаил Федотов. – Бу урында җир астында карст токымнары бар икән, алар вакыт-вакыт упкыннар китереп чыгара. Хәтта шундый төшенчә дә бар – карст упкыннары. Бу храмның җимерелүенә сәбәп булган да инде. Һәм бу мин монда булган биш эре янгын турында әйтмим әле – алар да зур зыян китергән».

Башланган җимерелү һәм рәхимсез янгыннарның мондый зур эзләрен алга таба да игътибардан читтә калдырырга ярамаган, һәм XIX гасырда соборга реконструкция ясалган. Аның барышында ул архитектураның яңа элементлары белән баеган: мәсәлән, 1889 елда көньяк яктан баскыч янкормасы ясалган, төньяк-көнбатыш яктан галерея барлыкка килгән. Күпмедер вакытка ремонт эшләре җимерелү процессын туктаткан. Әмма соңрак, XX гасырның 90 нчы елларында, чаң манарасы фасадын ныгыту өчен, металл терәкләр урнаштырганнар. Бу еллар узгач яңадан зыян килү турында сөйли.

Икенче Факт: реставрация ясауны Мәскәүдә Зачатьевский монастыре, Пушкин музее өстендә эшләгән подрядчыга тапшыралар

2000 елларда борынгы корылмада яңа ярыклар барлыкка килә башлвый, ә чаң манарасы авыша.

«Фасадларда, гөмбәзләрдә, ишек уемнарында, цокольдә ярыклар барлыкка килә. Ләкин иң мөһиме: чаң манарасы авыша. КФУ галимнәре белән бергәләп ачыклаганча, авышлык якынча дүрт градус тәшкил иткән. Кремль һәм Чернышевский урамнары почмагыннан карасак, бу гади күз белән күренә, – дип сөйли Казан епархиясенең баш инженеры.

Казан калкулыгының геологик процессларына җир асты транспорты хәрәкәтеннән вибрация өстәлә. Гыйбадәтханә корылмаларында барган җимерелү процессларының яңаруы һәм шактый тиз арада баруы ачыкланганнан соң, авариягә каршы киң колачлы чаралар үткәрергә кирәклеге аңлашылды. 2015 елда Татарстан митрополиясенең тырышлыгы нәтиҗәсендә собор «Россия мәдәнияте» федераль максатчан программасына кертелде. Ә 2016 елдан Петропавел соборын реставрацияләү «Тарихи хәтер» проекты кысаларында алып барыла. Эшләрнең бер өлеше республика бюджетыннан финанслана.

Конкурслар нигезендә «Тарихи территорияләрнең инженерлык геологиясе» ҖЧҖ подрядчы оешма булып тора. Бу компания Зөядә эшләгән, Казан епархиясе объектларын проектлаган, ил буенча, шул исәптән Рус православие чиркәве объектларында, мәдәни мирас объектларында эшләгән. Аерым алганда, компания көче белән Мәскәүдә А.С.Пушкин музее төзекләндерелә, аның белгечләре шулай ук Төньяк елга вокзалын, башкалада Зачатьев монастырен һәм башка объектларны реставрацияләгәннәр.

Өченче факт: чиркәүне микроцемент инъекцияләре белән коткарганнар.

Петропавлов соборы - уникаль мәдәни корылма, мәдәни мирас объекты, әлбәттә, аны болай гына капиталь ремонтлап булмый: 2015 елда эшләр башланыр алдыннан мөмкин булган барлык проект һәм архив материаллары җыелган. Алар фәнни-проект документациясе нигезенә ятканнар. Беренче чираттагы авариягә каршы чаралар проектлары аерым эшләнде. 2015 елда эш соборны ныгытудан башланды.

«Беренче чиратта без фундаментны көчәйттек. Гади тел белән әйткәндә, собор астына күп санлы кубларда микроцемент ку – югары ныклыклы эремәләр кертелде, – дип сөйли М.Федотов. – Барлык бушлыклар да тутырылып кына калмыйча, деформация процессын туктаткан җир асты плитәсе дә булдырылды. Грунтлар тугыз метр тирәнлектә микроцементлар белән тутырылган».

Фундаментны көчәйтү һәм ныклы җир асты плитәсе булдырганнан соң, эшчеләр диварларны, соборның гөмбәзен ныгытуга керештеләр – шулай ук бинадагы ярыклар аша эчкә микроцемент кертелде. Шулай итеп, барлык ярыклар тутырылды.

Чиркәү манарасында да шундый ук эш узган елда башланган һәм быел гына тәмамланган: аның стеналарында шундый тишекләр урыннарында барлыкка килгән йөзләрчә зур булмаган ямауларны күзәтергә мөмкин. Шулай итеп, чаң манарасы аскы ике ярусы ныгытылган. Хәзер, Казан епархиясенең баш инженеры сүзләренчә, авариягә каршы эшләр нәтиҗәсендә җир асты хәрәкәте манара астында да, собор астында да юк.

«2018 елдан 2020 елга кадәр, авариягә каршы төп чаралардан соң, башка эшләр алып барылды: фасадлар, түбәләр ремонтланды, тәреләр яңартылды, тышкы тәрәзәләр алыштырылды. Узган ел без соборның аскы гыйбадәтханәсендә эшли башладык һәм эчке бизәкләргә керештек», – дип өсти М.Федотов.

Петропавел соборының серләре: алты катлам буяу астында нәрсә яшерелгән һәм уникаль иконостас ничек исән калган?

Масштаблы реконструкцияләүгә карамастан, собор буенча экскурсияләр уздырыла – хәзер эш бармый торган урыннарда, ә югары гыйбадәтханәдә гыйбадәтләр кылуны дәвам итәләр. Соборны реконструкцияләү барышында нинди табышмаклар ачылды һәм эш тәмамланганнан соң килүчеләр нинди реликвияләр күрә алачак? KZN.RU порталы укучылары өчен без иң кызыклы берничә детальне билгеләдек, аларга, һичшиксез, соборда булган вакытта игътибар итәргә кирәк.

Гадәти булмаган фасад – храм комплексының дини бизәлешләре белән бергә рус бароккосының якты стиле

һәркем игътибар иткән беренче әйбер – Петропавел соборының фасады икәнен чамалавы кыен түгел. Мәдәни корылма чыннан да үзенең гадәти булмаган тышкы кыяфәте белән сокландыра – бу Идел буенда нарышкин бароккосы стилендә төзелгән бердәнбер гыйбадәтханә. Моннан тыш, Россиядә шундый өч гыйбадәтханә бар: Мәскәү астында Троца-Лыковода Живоначальный Троица чиркәве (1697 ел), Мәскәүдә Кадашта Воскресение чиркәве (1687 ел), Түбән Новгородта Изге Богородица Соборы (1719 ел). Казандагы гыйбадәт кылу урыны башкалардан бизәкләр, чәчәкләр, ботаклар, виноград тәлгәшләре күп булган якты архитектура бизәкләре белән аерылып тора. Болар барысы да – XVII-XVIII гасырларда формалашкан мәһабәт һәм экспрессив стиль штрихлары.

«Бу үзенең матурлыгы һәм бөеклеге белән уникаль собор. Анда Николай II дән кала барлык Россия императорлары да булган, монда Дюма, Пушкин һәм башка тарихи шәхесләр килгән. Бу соборны Екатерина II бтк яратып калган», дип сөйли Михаил Федотов.

Бу стиль өчен тагын бер хас әйбер – ул соборның бөтен периметры буйлап диварларны берләштерә торган керамик плиткалар.

«Без югалган өч керамик плитканы булдырдык. Алар ватылган булган, аларны яңадан коярга туры килде. Калганнарын урыннарда төзекләндерәләр, ә алар тирәсендәге багетлар буялачак. Барлыгы исә фасадларда 19 керамик плита», – дип өсти М.Федотов.

Соборны XIX гасырның 78 фасад иконасы бизәп тора, алар да реставрацияләнгән.

XIX гасырның могҗиза белән сакланып калган рәсем сәнгатен торгызачаклар

Тарихи собор дүрт престолдан тора. Беренче каттагы төп гыйбадәтханә – ул Господня хөрмәтенә престол, ә югары апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә төп престол икенче катта урнашкан. Төньяктан беренче катта Изге Ананың «Неопалимая купина» иконасы исеменә аталган бина, икенчесендә – «Живоносный источник» иконасы хөрмәтенә бина.

Совет елларында собор 1939 елга кадәр гамәлдә булды, гәрчә бинада барысы да үзгәртеп корылган булса да. Төрле елларда биредә әле партия архивы, әле ТАССР Дәүләт музееның реставрация остаханәләре урнашкан. 30 ел дәвамында – 1950-нче еллардан алып 1980-нчеләргә кадәр – гыйбадәтханәнең беренче катында планетарий булган.

Хәзер аскы гыйбадәтханәдә төп ремонт эшләре алып барыла, һәм совет чоры эзләре акрынлап юыла, бу күп еллар дәвамында руханилар һәм мәхәллә кешеләреннән яшерелгән уникаль элементларны күрергә мөмкинлек бирә.

«Чиркәүне реконструкцияләү чыннан да бик күп вакытны ала, чөнки игътибар, финанслау, өстәмә эшләр таләп итә торган яңа детальләр ачыла», – дип аңлата М.Федотов.

Башкалар белән беррәттән, түбәнге гыйбадәтханә стеналарын буяудан чистартырга һәм штукатурларга ниятләнде. Шуннан соң аларны буяу белән яңадан каплау, ионалар белән дивар һәм идән киотларын урнаштыру планлаштырыла. Әмма бу планнарны ашыгыч рәвештә үзгәртергә туры килде – буяуны чистарта башлагач, аның биш-алты катламы астында XIX гасырның сынлы сәнгать эзләрен таптылар.

«Стеналарның төрле участокларында без рәсемнәр фрагментларын таптык – изге сыннар, нимбалар күренә. Шунда ук эшне туктатырга һәм әлеге диварларны реставрацияләүгә яңа контракт төзү турында карар кабул ителде, – дип сөйли Казан епархиясенең баш инженеры. – Хәзер эш башка юнәлештә барачак: реставраторлар рәсем сәнгатен буяу катламнарыннан чистартачак. Нинди Изгеләр сурәтләнүен аңлар өчен сакланып калган фрагментлар өйрәнеләчәк. Шуннан соң рәсем сәнгатен реставрацияләү проектын эшләргә кирәк булачак: кайбер участокларда сурәтне рәссамнар торгызырга, тонировка ясарга, ә кайдадыр ничек бар шулай калдырырга кирәк. Болар барысы да бик катлаулы хезмәт».

XIX гасырның табылган дивар рәсем сәнгатен реставрацияләүгә акчаны республика бюджетыннан бүлеп бирү планлаштырыла.

«Аңлашыла, бу соборны реставрацияләүне озакка суза. Ләкин әгәр дә без хәзер боларның барысын да буясак, югалтсак – бу үзенә күрә җинаять булачак», – ди М.Федотов.

XIX гасыр галереяләрендә Петропавел соборы тарихы музеен төзү эшләре бара

XIX гасыр ахырында соборга төньяк һәм көнбатыш яктан беренче зур реставрация барышында галереяләр төзиләр. Алар урынында элек соборның тышкы порталы булган, ә югары гыйбадәтханәгә баскыч алып барган.

«Шунда ук биредә калорифер миче, төтен чыгаргыч, һава бирү өчен кызу каналлар ясадылар. Бу XIX гасырның җылыту системасы», – дип сөйли М.Федотов. (Калорифер яки калорифер миче – бу зур бинаны җылыту өчен каралган бер җылылык чыганагы булган җайланма. Мич белән җылытылган һава, махсус төзелгән каналлар буенча бина буенча бүленә, аны җылытып - мөх.шәр.).

Төньяк галереяда Петропавел соборының тарих музее булдыру планлаштырыла. Экспозицияне шул исәптән храм территориясендә археологлар тапкан предметлар да формалаштыралар - төрле вакытта монда натель тәреләре, тәңкәләр, гыйбадәт китаплары, капитель фрагментлары табыла.

«Без концепцияне әзерләдек һәм музей проектын эшлибез, – ди М.Федотов. – Экспозициянең бер өлеше собор фондларыннан формалашачак. Аерым урынны фотография, проект, график һәм документаль материаллар алачак».

Туристлар төркемнәре һәм хаҗилар өчен музейга аерым керү урыны оештырыла. Эчендә храм тарихын чагылдыра торган предметлар белән витриналар, икона лавкасы урнаштырылачак. Килүчеләр собор территориясендә археологлар тапкан истәлекләрне күрә алачак. Бер стена буйлап фотографияләр һәм текст материаллары белән 12 зур стенд урнашачак, алар Петр I дән алып соңгы реставрациягә кадәр соборның алты көнкүреш чоры турында сөйләячәк.

Төньяк галереядә эш штукатурканы кирпечкә кадәр чистартудан башланды, хәзер штукатур эшләре бара. Көнбатыш галереясында штукатур эшләре тәмамланган. Соңрак стеналар буялачак. Шулай ук ишекләрне реставрацияләү һәм алыштыру планлаштырыла, ә галереяда порталлар тышкы фасадлар кебек үк стильдә бизәләчәк.

Хәзерге вакытта өлешчә сакланып калган чуен идәнне әзерләү һәм җәю эшләре башкарыла. Чуен идән элек-электән галереяларда һәм югары гыйбадәтханәләрдә булган, ә аскы храмда һәм ян бүлмәләрдә цемент идәннәр булган.

«XIX гасыр ахырыннан, цемент киң кулланыла башлагач, аскы гыйбадәтханәдә цемент плитка салынган булган. Без аны оригиналга мөмкин кадәр якынайтылган хәлдә яңадан төзибез, – дип аңлата М.Федотов. – Ә көнбатыш галерея өчен яңа чуен плиталар коела, плиталарның бер өлеше сакланган, һәм хәзер аларны реставрация ясыйлар – грунтлаштыралар һәм буйыйлар».

Янгыннарда һәм совет чорында соборның төп реликвиясе – 25 метрлы иконостас исән калган

Югары гыйбадәтханәдә реставрация якын арада башланачак. Монда башкалар белән беррәттән исән калган, әмма күп санлы янгыннар аркасында деформацияләнгән чуен идәннәр торгызылачак, алар бүгенге көндә үзләре зур кыйммәткә ия – бу идәннәр буйлап кайчандыр Россия императорлары һәм күренекле дәүләт һәм дин әһелләре атлаган.

Югары гыйбадәтханәдә изгеләрнең – Изге Ефрем, Казан митрополиты һәм Мәскәү Изге Матронасы истәлекләре саклана. Шунда ук төп ядкарьләрнең берсе – XVIII гасыр иконостасы урнашкан, ул безнең көннәргә кадәр могҗиза белән исән калган. Җиде катлы иконостасның биеклеге 25 метр.

«Түбән өлеше янгыннар вакытында бераз зыян күргән, ләкин аны яңадан торгыздылар, – дип сөйли М.Федотов. – Проектта иконостас үзенең беренчел хәлендә калачак: аны буяп та, алтынлап та, иконаларны күчереп тә тормаячаклар. Аны чистартачаклар һәм консервациялиләр, ә аерым детальләр югалган урыннарда – локаль докомпоновка үткәреләчәк, кайдадыр – поновление. Ә калганында без аның нәкъ менә шулай булып калуын телибез, аннан тарих исе килә». (Поновление – аның иске аңлавында реставрация: искергән һәм җимерелә барган рәсем сәнгате әсәрләрен бетерүгә юнәлтелгән алымнар җыелмасы, югалган кисәкләрне тулысынча торгызу – ред. искәрмәсе).

«Нәкъ шул бинада совет чорында сәнгать остаханәләре булган, бина ике катка бүленгән. Бәхеткә каршы, иконостас нәрсә беләндер тышланган булган – аны ачмаганнар, юкка чыгармаганнар, иконаларын сатмаганнар. Ул исән калды – моның өчен реставраторларга зур рәхмәт», – ди М.Федотов.

Түбән гыйбадәтханәдә, кызганычка каршы, иконостас исән калмаган һәм 1990-нчылар башында яңадан булдырылган. Аны күптән түгел ТР Милли музее фондларында табылган XIX гасыр проекты буенча торгызу планлаштырыла.

Югары гыйбадәтханә гөмбәзенең иң биек ноктасы 39 метр биеклектә урнашкан. Югары гыйбадәтханәдә шулай ук бакыр битләрендә язылган 26 икона бар – аларны чистартачаклар һәм яңартачаклар. Моннан тыш, храмга керә торган ишекләр торгызылачак яки яңадан ясалачак.

Чиркәү комплексы территориясе ничек үзгәрәчәк һәм XVIII гасыр «гаражы» урынында нәрсә барлыкка киләчәк

Бүгенге көндә искергән тышкы челтәрләрне алыштыруга республика бюджетыннан акча бүлеп бирү мәсьәләсе хәл ителә. Әмма моңа кадәр археологик эш булырга тиеш – чиркәү территориясендә бик күп реликвияләр табылган, хәзер бөтен территория өйрәнелмәгән, һәм тагын күпме сирәк әйберләрне табарга мөмкин икәнлеге билгесез. Киләсе этап территорияне комплекслы төзекләндерү булачак.

«Бу юнәлештә алга таба шактый аз булмаган эшләр бар, – дип сөйли М.Федотов. – Без киләчәктә Муса Җәлил урамыннан гына түгел, Чернышевскийдан да собор территориясенә керү ачык булсын өчен тырышабыз. Моның өчен безгә җир участогы алырга кирәк».

Хәзерге вакытта гыйбадәтханә территориясендә төзелеш вагоннары урнашкан, алар эшләрне тәмамлаганнан соң җыештырылачак, шулай ук күпчелек өлеше төрле милек формаларында урнашкан берничә корылманың диварлары һәм түбәләре күренә. КФУ бинасына Михляев йортының элеккеге чиркәве тоташа – хәзер ул мәхәлләдә бушлай файдалануда. Киләчәктә, бәлки, элеккеге йорт чиркәве муниципалитет тарафыннан епархия милкенә тапшырылачак – бу карар, М.Федотов сүзләренчә, бүген карала.

«Әгәр дә бина безгә тапшырылса, анда реставрациядән соң без Петропавел соборының рухи-агарту үзәген ачарбыз. Эш шунда ки, мәдәни мирас объекты территориясендә без корылмалар төзи алмыйбыз, әмма теориядә монда мәхәллә халкы өчен бик күп яхшы әйберләр эшләп була», – дип өсти баш инженер.

Собор территориясендә тәре белән бизәлгән тагын бер гадәти булмаган төзелеш XIX гасырда каретник булып хезмәт иткән, яки заманча тел белән әйткәндә – гараж. Аны киләчәктә ничек кулланырга дигән идея бар.

«Тулаем алганда, собор территориясендә каты өслек җәеләчәк. Тик асфальт түгел, чөнки шулай да без тышкы кыяфәтне башлангыч кыяфәткә максималь якынайтуга басым ясыйбыз. Бәлки, бу брусчатка булыр, – дип сөйли М.Федотов. – Без чәчәклекләр калдырачакбыз, кече архитектура формаларын урнаштырачакбыз, куаклар, агачлар утыртачакбыз. Бәлки, балалар зонасы ясарбыз – килүчеләр, якшәмбе мәктәбе укучылары өчен. Планнар күп, төзекләндерү проекты киләсе язга әзер булыр дип өметләнәбез. Төгәл әйтә алам, барысы да башкача: матур, уңайлы, күп яшеллек һәм чәчәкләр булачак».

М.Федотов сүзләренчә, соборны төзекләндерү һәм территорияне төзекләндерү эшләрен төгәлләү өчен тагын өч ел китәчәк.

Фоторепортаж
Петропавел соборын реконструкцияләү, 15.09.2021
Барлык яңалыклар

«Бу үзенең матурлыгы һәм бөеклеге белән уникаль собор. Анда Николай II дән кала барлык Россия императорлары да булган, монда Дюма, Пушкин һәм башка тарихи шәхесләр килгән. Бу соборны Екатерина II бтк яратып калган», – дип сөйли Михаил Федотов.