Курс тыңлаучыларына күпфатирлы йорт белән идарә итү, ТКХ өчен түләү хисаплау һәм торак законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләячәкләр.
Фото: Денис Гордийко
Укуларны ТКХ өлкәсендәге экспертлар – ТР ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль региональ үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов һәм үзәк юристы Зоя Куклина үткәрәчәк.
Дәресләрдә түбәндәге темалар кузгатылачак: «Милекче һәм аның хокуклары», «Бина милекчеләренең гомуми җыелышы. Күпфатирлы йортта гомуми милек. Күпфатирлы йорт советы һәм аның рәисе», «Торак һәм коммуналь хезмәтләр», «Күпфатирлы йорт белән идарә итү ысуллары», «Коммуналь ресурсларны куллануны исәпкә алу. Энергияне саклау. Счет-фактурадагы түләүләр», «Юридик практика», «Торак законнарындагы үзгәрешләр».
Укулар тәмамлангач, курс тыңлаучыларына сертификатлар һәм методик буклетлар бирәчәкләр. Дәресләрдә урыннар саны чикле. +7(843)236-29-97 телефоны буенча язылырга мөмкин. Дәресләр «ПрофСтандарт» укыту үзәгендә Шуртыгин ур., 22 адресы буенча үткәреләчәк.