Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Бер атна эчендә шәһәрдә 437 бала дөньяга килгән
Яңа туган казанлыларга Хан, Октавия, Сумайя һәм Лорель кебек сирәк исемнәре биргәннәр
Узган атнада, 2 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр, Татарстан башкаласында 233 малай һәм 204 кыз дөньяга килгән.

Еш кына ата-аналар улларын Әмир, Эмиль, Матвей, Данияр, Алан, Демид, Риналь, Мирон, Адель дип атаганнар, ә кызларга Алинә, Азалия, Есения, София, Амелия, София, Ева, Самира, Анна популяр исемнәрен биргәннәр.

Сирәк исемнәр арасында малайларга Инсаф, Ян, Каюм, Захар, Вилдан, Илдар, Райан, Хан, Равис, Даниэль, Дмитрий, Илзат, Мартин, Ансель дип кушканнар, ә кызлар арасында Асель, Җиел, Эльзана, Октавия, Авелина, Анель, Ангелика, Сумайя, Селин, Алана, Лорель, Айнель, Инзилә исемнәре сирәк очрый.

Шул ук чорда шәһәрдә 166 пар никахлашкан, дип хәбәр иттеләр Казанның ГХАТ идарәсендә.

2024-12-09T12:37:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.