Юлдагы вакыт 4 сәгатьне тәшкил итәчәк
Фото: Денис Гордийко
Тиз йөрешле теплоходта Ульяновскига 1 нче майдан 5 нче майга кадәр һәм 9 нчы майдан 12 нче майга кадәр көн саен барырга мөмкин булачак. 17 нче майдан рейслар җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә гамәлгә ашырылачак.
Бер якка бару вакыты 4 сәгатьне тәшкил итә. Казаннан метеор 7.00 сәгатьтә китәчәк, Ульяновскига килеп җитү 11.00 сәгатькә планлаштырылган. Кайту юлына 14.00 сәгатьтә кузгала, Казанда ул 18.00 сәгатьтә булачак.