Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.09.2021, 12:19

Ратушаны, КДЭУның яңа тулай торагын һәм Изге Богородица Покров соборын архитектура яктылыгы бизәячәк

Казан Мэры йөкләмәсе буенча, архитектура яктылыгының бер ноктасын карап тотуга тариф эшләячәкләр.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь, Алинә Бережная). Казанда заманча архитектура яктылыклы объектлар саны арта, өстәвенә ул шәһәрнең социаль объектларын һәм истәлекле урыннарын гына түгел, торак комплексларын да бизәп тора. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә биналарны архитектур яктыртуга тариф кертү буенча тәкъдимнәр эшләүне йөкләде. Шәһәр җитәкчелегенә шундый үтенеч белән «Казэнерго» АҖ генераль директоры Рөстәм Габделхаков мөрәҗәгать итте.

Узган ел Танк һәм Чуйков урамнарындагы футбол манежларында, шулай ук Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында сәнгатьчә яктырту барлыкка килде. Быел Татарстан башкаласында энергоуниверситетның яңа тулай торагы, Ратуша һәм ТР Төзелеш министрлыгы биналарында, Изге Богородица Покров соборында, шулай ук кайбер торак комплексларда архитектура утлары урнаштыру планлаштырыла. Моннан тыш, яктырту Ирек мәйданында һәм шәһәрнең үзәк урамнарында пәйда булачак.

Рөстәм Габделхаков хәбәр иткәнчә, шәһәр объектларын архитектур яктырту җиһазлары белән тәэмин итү «Казэнерго» тарафыннан тышкы яктырту системаларын эксплуатацияләгәндә башкарыла торган бурычлардан шактый аерылып тора. «Предприятие штатында бүгенгә каралмаган башка технологик җиһазлар һәм белгечләр таләп ителә. Шулай ук бу эшләр тышкы яктырту системасына техник хезмәт күрсәтү контрактында юк», – дип сөйләде ул. Рөстәм Габделхаков архитектура утларының бер яктылык ноктасын карап тотуга тариф төзергә һәм архитектура яктырту объектларын карап тотуга аерым контракт төзергә тәкъдим итте.

Шәһәр башлыгы бу идеяне хуплады. «Һичшиксез, гади яктылык ноктасы һәм архитектура-сәнгать яктыртуы – бу эшнең һәм хезмәт күрсәтүнең төрле катлаулылыгы дәрәҗәсе. Бу шәһәр һәм республика бюджетлары балансында булган объектларга гына түгел, ә коммерция объектларына да кагыла», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы һәм биналарның архитектура яктырткычларын урнаштыру эше дәвам итәчәген ассызыклады.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 06.09.2021
Видеорепортаж
06.09.2021 10:55

2021 елда Казанда тышкы яктыртуның 5926 яңа яктырткычы урнаштырылган

Барлык яңалыклар