Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.05.2025, 11:22

Сузылу, йога, фитнес һәм Төньяк йөреше: ялларда казанлылар өчен саф һавада бушлай күнекмәләр уздырачаклар

Дәресләр алдан язылу буенча үтә

Казанда « Спорт өй янында» проекты старт алды. Җәй дәвамында казанлылар саф һавада сузылу, фитнес, йога һәм Төньяк йөреше буенча бушлай күнекмәләргә кушыла алачак. Дәресләрне профессиональ тренерлар үткәрәчәк.

17 майда Горки-Әмәт урманында (кабырчык сәхнәсе янында) сузылу узачак, ә ахырда тренер медитацияләргә өйрәтәчәк. Язылу сылтама буенча алып барыла, башлану вакыты – 9:30сәг. Шул ук көнне «Ак Чәчәкләр» бульварында (тренажерлар белән янәшә зона) акыллы фитнес буенча күнекмә узачак. Дәрес сыгылмалылыкны үстерүгә һәм буыннарның хәрәкәтчәнлеген яхшыртуга юнәлдерелгән. Башлану вакыты – 10:00 сәг. Дәрескә язылу «Ак Чәчәкләр» Telegram чатында алып барыла.

Йога буенча күнекмәне 10:00 сәгатьтә «Светлая долина» торак комплексында (барбекю зонасы янындагы мәйданчыкта) уздырачаклар. Катнашучыларны тән һәм сулыш практикасы көтә, теләүчеләр шулай ук кадакларга баса алачак. Күнекмәгә язылу Telegram чатта сылтама буенча алып барыла. Тагын бер йога дәресен Балыкчы бакчасында 13:30 да үткәрәчәкләр. Катнашу өчен Telegram чатта сылтама буенча язылырга кирәк.

18 майда Салават Күпере паркында (памптрек янындагы яшел алан) халык сузылу буенча дәрескә килә алачак. Башлану вакыты – 9:00 сәгатьтә, язылу «Салават Күпере» торак комплексының Telegram чатында сылтама буенча алып барыла. «Крылья Советов» паркында (җыелу үзәк керү янында) Төньяк йөреше буенча күнекмә оештыралар. Шәһәрлеләр мускулларны ныгыта һәм сулыш системасының эшен яхшырта алачак. Башлану вакыты – 9:00 дә, дәрескә теркәлү сылтама буенча. Казан гаилә үзәге янындагы яшел аланда 9: 30да йога буенча күнекмә уздырачаклар. Язылу сылтама буенча алып барыла.

Катнашучылардан барлык дәресләргә дә уңайлы киемнән килүләрен сорыйлар, үзләре белән кечкенә келәм һәм су алырга кирәк. Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр оештыручылар. Актуаль мәгълүмат «Спорт өй янында» Telegram каналында бастырыла.

Исегезгә төшерәбез, узган сезонда «Спорт өй янында» проекты 16 меңнән артык казанлыны җәлеп иткән иде. Сәламәт яшәү рәвешенә шәһәрнең 60 ишегалдында, 28 торак комплексында һәм 15 паркында кушылганнар.

Барлык яңалыклар