Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.04.2024, 16:19

ТР рәисе бәйрәм көннәрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чаралар күрергә йөкләмә бирде

Җиңү көненә багышланган чаралар үткәреләчәк

Фото: Денис Гордийко

Татарстанда Җиңү көненә багышланган чараларны булдырмый калу өчен сәбәп юк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган атналык киңәшмәдә республика рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«9 нчы майда Җиңү көнен уздырачакбыз. Кайбер төбәкләрнең, вакыты ул түгел, дигән үз карары бар. Ничек вакыты ул түгел? Җиңү сугыштан соң була. Әгәр без бәйрәмнәр үткәрмәсәк, димәк, без бөтенләй үк җиңмәгән булып чыгабыз. Без моның белән килешмибез, үткәрмәс өчен сәбәп юк», – диде ул киңәшмә барышында.

Күп кенә чаралар үткәрелү һәм туристлар агымы арту сәбәпле, ТР рәисе бәйрәмгә әзерлекне югары дәрәҗәдә тәэмин итәргә, шулай ук комплекслы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча мөмкин булган барлык чараларны күрергә йөкләмә бирде.

Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында бәйрәм программасы 130 га якын чараны үз эченә ала, шул исәптән акцияләр, һәйкәлләргә чәчәкләр салу, концертлар һәм фейерверк. Казанда Җиңү көненә багышланган концертның хедлайнеры Россиянең халык артисты Дмитрий Певцов булачак.

Барлык яңалыклар