Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.08.2023, 13:52

ТР Рәисе һәм Казан Мэры яңа буын троллейбусын сынадылар

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Коләхмәтов урамындагы төзекләндерелгән юлдан бардылар

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы август). Рәис Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин ТР башкаласында яңа троллейбусны сынап карадылар – алар Коләхмәтов урамындагы төзекләндерелгән юлдан уздылар, дип хәбәр иттеләр республика башлыгы матбугат хезмәтендә.

Беренче серияле МАЗ-303Т20 троллейбусы Казанга ике көн элек Шәһәр һәм республика көнененә кайтарылды. Барлыгы шәһәрдә шундый 25 транспорт чарасын кулланышка кертергә планлаштыралар. Аларны ТР Рәисе ярдәме белән сатып алганнар.

Яңа троллейбусларда салон йомшак утыргычлар һәм гаджетлар өчен USB-розеткалар белән җиһазландырылган. Пассажирлар урыннары саны 90 га кадәр арткан. Ә электр белән тәэмин итү өзелгән очракта авария автоном системасы транспортка тагын 2 км үтәргә мөмкинлек бирәчәк.

Барлык троллейбуслар да кирәкле көйләү һәм җайга салу процедураларын үтәчәк. Пассажирларны йөртүгә керешкәнче, машина йөртүчеләрне яңа техниканы йөртергә өйрәтәләр.

Искәртәбез, бүген Казанда Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итәләр. Тантаналы программа Ратушада алдынгы кешеләрне хөрмәтләүдән башланды. Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Казанның Мәскәү районында начар күрүче кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып яңартылган ишегалдында булдылар.

Фоторепортаж
ТР Рәисе һәм Казан Мэры яңа буын троллейбусын сынадылар
Барлык яңалыклар