Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.08.2025, 15:13

ТР рәисе һәм Казан мэры РФ төзелеш һәм ТКХ министрлыгының эшлекле иртәнге ашында катнаштылар

Очрашу «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» форумы кысаларында узды

Бүген «Казан Экспо»да «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» форумы кысаларында РФ төзелеш һәм ТКХ министрлыгының эшлекле иртәнге ашы узды. Чарада РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, форум кысаларында кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсына йомгак ясалачак. «Бүген без төп конкурста 240 җиңүчене, шулай ук ерак көнчыгыш төбәгенең кече шәһәрләре конкурсында җиңүчеләрне билгеләячәкбез», — диде министр.

Ул 10 ел элек Татарстанда парклар һәм скверларны үстерү буенча зур программа башлануын искә төшерде. «Кече шәһәрләрдә, бу киңлекләр тирәсендә бик җитди үзгәрешләр бара», — дип ассызыклады РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, халыкның тормыш сыйфаты – җитәкчеләрнең урыннардагы эш нәтиҗәлелеген бәяләүнең төп критерие. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан – 24 шәһәр, 15 шәһәр төрендәге бистә һәм 3077 авыл торак пункты. «Төп бурыч – һәркемгә үз киләчәген ачарга мөмкинлек бирә торган тигез шартлар тудыру», — диде республика рәисе.

Ул 2015 елда Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча республика программасы башлануы турында сөйләде. Моның өчен Мәскәүнең уңышлы тәҗрибәләрен игътибар белән анализладылар, әйдәп баручы белгечләрне чакырдылар, көчле проектлаучылар командасын булдырдылар. Татарстан шәһәрләрен үстерү институты төзелде, ул шәһәр киңлеген төзекләндерү стратегиясен эшләү мәйданчыгына әверелде. Казанда, Әлмәттә һәм Чаллыда паркларны карап тоту һәм тематик яктан тулыландыру белән шөгыльләнүче дирекцияләр эшли.

Рөстәм Миңнеханов Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары бөтенроссия конкурсының зур ярдәм булуын билгеләп үтте. Аның ярдәмендә Татарстанда 23 торак пунктта 49 проект гамәлгә ашырылды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, һәр гамәлгә ашырылган проект гражданнар фикерен һәм таләпләрен исәпкә алып эшләнде: «Бүген 450 төзекләндерелгән парк, сквер, бульвар һәм яр буйлары – яшәү өчен халык таләпләренә җавап бирә торган мохит булдыру буенча эзлекле эш нәтиҗәсе».

Ул шулай ук бу эшнең зур нәтиҗәсен билгеләп үтте. Шәһәр мохите сизелерлек үзгәрде. Элек ташландык хәлдә булган, каралмаган территорияләр бүген барлык буыннар өчен җәлеп итү үзәкләре булып тора.

Гражданнарның социаль җәлеп ителүе мөһим нәтиҗәгә әверелде. Парк һәм скверларны төзекләндерү программасы буенча уңай нәтиҗәләрне күреп, бу практиканы ишегалларына да киңәйтергә карар кылынды. 5 ел эчендә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 5 мең 174 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Бу үзгәрешләр 1,6 млн татарстанлыга кагылган. «Гражданнар ишегалларын төзекләндерү эшенә актив кушылдылар: фикер алышуларда катнашалар, эш барышын тикшереп торалар һәм әзер объектларны үзләре кабул итәләр. Ишегалдын төзекләндерүнең ремонт белән генә тәмамланмавы аеруча мөһим. Инде бүген үк ишегалларында күршелек үсеше күзәтелә, уртак чаралар уздыру гадәтләре барлыкка килә. Шул максаттан без «Курше» ишегалды фестивален оештырачакбыз. Бу программа бик мөһим, без аны хуплыйбыз», — диде республика рәисе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов уңайлы мохитнең артуын билгеләп үтте. Парк һәм скверларны өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә уңайлы итәләр. Казансу яр буенда алыштыргысыз уен мәйданчыклары булган «Елмай» зур балалар паркы төзелде. Шулай ук мәйданчыкларны проектлаганда мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга аерым игътибар бирелә.

Яңа киңлекләр спорт һәм актив ял белән шөгыльләнүче кешеләр санын арттыруга көчле стимул булып тора. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы 15 елда Татарстанда физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр саны 2,5 мәртәбә арткан. Бу өлкәдә иң әһәмиятле объектларның берсе — тәҗрибәле спортчылар катнашында проектланган «Урам» экстрим-паркы.

«Төзекләндерү эшләре кысаларында кабатланмас табигать комплексларын саклап калуга аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, Казан астындагы Зәңгәр күлләр, анда территориянең экологик торышын яхшыртуга ирешелде», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, төзекләндерелгән районнарда балалы гаиләләр өчен территорияләрнең җәлеп итүчәнлеге арта, туучылар саны арта, гомер озынлыгы арта. «Парклар мәдәни тормыш үзәкләренә әверелә — узган елда Казанда гына да 1,5 мең чара уздырылган, аларда 2 млн кеше катнашкан. Бай тарих һәм төзекләндерү нәтиҗәсендә хәтта зур булмаган шәһәрләрдә дә туристлык үсеше күзәтелә. 74 мең кеше яшәгән Алабугага узган ел 1 млн 134 мең кунак килгән», — диде Татарстан рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 10 ел эчендә Татарстан Җәмәгать урыннарын яңарту буенча бай тәҗрибә туплаган. «Безнең республика үз тәҗрибәсе һәм эшләнмәләре белән башка төбәкләрдәге хезмәттәшләре белән уртаклашырга әзер», – дип өстәде ул.
Барлык яңалыклар