Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.12.2023, 14:56

ТР Рәисе һәм Казан Мэры «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсенең 35 нче конференциясендә катнаштылар

Утырыш С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында узды

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы декабрь). ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең 35 нче конференциясендә катнаштылар.  Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Бердәм Россия» Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 1 нче декабрьдә «Бердәм Россия» үзенең 22 еллыгын билгеләп үтте. «Партия җитди үсеш юлын узды һәм реаль эшләр белән кешеләрнең ышанычын яулады. 2007 елда ук ул Дәүләт Думасында конституцион күпчелекне булдырды һәм Россия Президенты Владимир Путинның ышанычлы таянычы булды», - диде ТР Рәисе.

Ул ассызыклаганча, бүген «Бердәм Россия» илебезнең абруйлы сәяси көче булып тора, җәмгыятьтә хөрмәт һәм ышанычка ия, дәүләт башлыгы куйган максатларга ирешергә омтыла, ил үсешенә үз өлешен кертә.

Республика Рәисе партияне оештыручыларның берсе республиканың беренче президенты, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев булуын билгеләп үтте. «Татарстан төбәк бүлеге – илдә иң күп санлы оешмаларның берсе. Татарстанда хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә «Бердәм Россия»нең тотрыклы күпчелеге бар. Партия эшендә республика активы, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары, күп кенә предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнаша», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика зур сайлау циклына керә. Киләсе елның мартында Россия Президентын сайлаулар, ә сентябрьдә җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары сайлаулары узачак.

«Кичә Владимир Владимирович Путин сайлауларда катнашуы турында игълан итте. Республика Президент курсын һәм аның карарын тулысынча хуплый. Бүген бердәмлегебез һәм бергәлегебез аеруча мөһим. Татарстанлылар дөрес сайлау ясар дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов, аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә.

Барлык яңалыклар