В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Коллекторны чистартканда җир убыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нче октябрь). “Водоканал” МУПның Төньяк канализация коллекторының 3-нче участогын чистартканда, 9.01 сәгатьтә шушы урында җир убыла. Барлыкка килгән чокырга шушында эшләгән махсус машина төшә. “Водоканал” вакытлыча киртәләр куя, автокран ярдәмендә машина чыгарыла, зыян күрүчеләр юк.
Коллекторның Әмирхан проспектындагы “Бәхетле” кибете янындагы әлеге участогы 1985 елда төзелгән, материалы – тимер-бетон, тирәнлеге – 5 м.
“Водоканал” щит киртәләр куячак, торгызу буенча эшләр төнге сәгатьләрдә башкарылачак һәм 3 көннән бер атнага кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр ТКХ комитетында.
Канализация коллекторы катлаулы инфраструктуралы участокта урнашкан, эшләр аның тирәнлеге, җир асты коммуникацияләре белән тагын да катлаулана. Хәзерге вакытта авария нәтиҗәләрен юк итәр өчен әзерлек эшләре бара.