Съездда барлыгы 80 илдән 15 меңнән артык катнашучы катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). Казанның шәһәр пассажир транспорты эше 9-12 июньдә Стокгольмда узган халыкара җәмәгать транспорты берлегенең Глобаль саммитында югары бәяләнде. ТР башкаласы тәҗрибәсен Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров һәм транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков тәкъдим итте. Съездда барлыгы 80 илдән 15 меңнән артык катнашучы катнашты.
Халыкара җәмәгать транспорты берлегенең Глобаль саммиты ике елга бер тапкыр уза. Съезд кысаларында конгрессның 30 сессиясе, шул исәптән «-50-дән +50-гә кадәр» глобаль климат үзгәрү шартларында тотрыклы системалар төзү» темасы буенча Евразия сессиясе үткәрелде. Анда Айдар Габделхаков Казанның транспорт системасы эшен тәкъдим итте, хәрәкәт составын яңарту, транспорт белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары, юл хәрәкәте, электрон мәгълүмати табло һәм башкалар турында сөйләде. Аннан соң А.Габделхаков эре халыкара чараларда транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру, кышкы чорда җәмәгать транспортының эше буенча сорауларга җавап бирде һәм зур шәһәрләрдә тиз йөрешле транспорт төре - метробусларның эше турында фикер алышуда катнашты.
Евразия сессиясе нәтиҗәләре буенча Казанның шәһәр пассажир транспортының эш тәҗрибәсе башка шәһәрләрдәге хезмәттәшләр тарафыннан югары бәяләнде.
Саммитта шулай ук соңгы транспорт инновацияләре күргәзмәсе оештырылды, анда 35 илдән 350-дән артык экспонат тәкъдим ителде, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.