В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләрне иртәгә, 16 нчы октябрьдә, 10:00 дән 12:00 гә кадәр көтәчәкләр
Иртәгә, 16 октябрьдә, Вахитов һәм Идел Буе районнарының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында вакансияләр ярминкәсе узачак. Шәһәрлеләрне 10:00 дән 12:00 гә кадәр көтәчәкләр, чарага керү ирекле.
Филиал Бертуган Касыймовлар ур., 22/7 адресы буенча урнашкан. Өстәмә мәгълүматны электрон почта cznkazan.vahpriv@tatar.ru аша яисә +7(843)224-86-83 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.
Традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре мәйданчыкларында халыкка шәһәр предприятиеләрендә вакантлы урыннар тәкъдим итү дәвам итә. Узган ялларда 300 дән артык кешенең 25 е эш белән кызыксынды һәм беренче әңгәмә узды.
Вакансияләр мини-ярминкәсендә «Радиоприбор» АҖ, «Казан май комбинаты» АҖ, «ГосНИИХП ФКП» фәнни-тикшеренү институты, «Промтех-Казан» АҖ, «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП тәкъдим ителгән иде.
Мини-ярминкәләр уздыру чорында барлыгы 32 кеше шәһәр предприятиеләрендә эш тапкан, дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә. Мондый чаралар ТР башкаласында сәүдә мәйданчыкларында декабрь ахырына кадәр һәр шимбә саен узачак.
Исегезгә төшерәбез, октябрьдә эш бирүчеләр көннәре һәм вакансияләр ярминкәсе Казанның барлык районнарында уза.
28 сентябрьдә узган мини-ярминкәдә казанлыларга 1400 дән артык эш урыны тәкъдим иттеләр, аларның 300 дән артыгы өлкән яшьтәге кешеләргә юнәлдерелгән иде.