В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Россия Суперкубогы өчен футбол матчын үткәрү белән бәйле
Татарстан башкаласында шимбә көнне, 12 июльдә, кайбер автобус, трамвай һәм троллейбус маршрутлары эшен көчәйтәчәкләр. Бу Россия Суперкубогы өчен футбол матчын үткәрү белән бәйле.
Эш көне графигы буенча 20:00 дән №10, 10а, 18, 33, 35, 35а, 36, 45, 46, 55, 60 автобуслар йөриячәк. 2нче һәм 13нче троллейбуслар, шулай ук №5, 5а, 6, 7 трамвайлары эше көчәячәк.
20:00 сәгатеннән башлап шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен «Казан Арена футбол стадионы» тукталышына шаттллар бирү оештырыла. Ямашев проспектыннан транспорт «Җиңү проспекты» метро станциясенә кадәр, ә Чистай урамыннан – «Казан-1» тимер юл вокзалына кадәр булачак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россия Суперкубогы өчен матчны әзерләү һәм уздыру чорында футбол буенча берничә урам буйлап транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.