Гражданнарның законлы хокуклары үтәлмәү очрагы өчен эш бирүче җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда эшләү, хезмәте өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган күләмдә акчалата түләү, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.
Дискриминация астында кеше һәм гражданның, җенесенә, расасына, тән төсенә, милләтенә, теленә, чыгышына, мөлкәтенә, гаилә, вазифаи һәм социаль хәленә, яшенә, яшәү урынына, дингә мөнәсәбәтенә, инануларына, иҗтимагый берләшмәләргә яки нинди дә булса социаль төркемнәргә кагылышлы булу хокуклары, ирекләре һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу аңлашыла.
Дискриминация буларак карала алмый торган хәлләргә аерымлыклар, искәрмәләр, өстенлек бирү, шулай ук хезмәткәрләрнең хокукларын чикләү керә. Алар:
- әлеге хезмәт төренә хас Федераль законда билгеләнгән таләпләр белән билгеләнә, яисә
- дәүләтнең югары социаль һәм хокукый яклауга мохтаҗ затлар турында аерым кайгыртуына бәйле, яисә
- милли куркынычсызлыкны тәэмин итү, хезмәт ресурсларының оптималь балансын саклау, Россия Федерациясе гражданнарын өстенлекле тәртиптә эшкә урнаштыруга ярдәм итү һәм дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтенең башка мәсьәләләрен хәл итү максатларында законнар белән билгеләнгән.
Беркем дә хезмәт хокуклары һәм ирекләрендә чикләнә яки нинди дә булса өстенлекләр, шул исәптән яше, шулай ук хезмәткәрнең эшлекле сыйфатларына бәйле булмаган башка шартларга бәйле (РФ ХК 3 маддә.), ала алмый.
Шулай итеп, пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә алу кагыйдәләре башка хезмәткәрләрне эшкә кабул итү кагыйдәләреннән аерылып торырга тиеш түгел.
Эш бирүче вакантлы вазифага игълан биргәндә дәгъва кылучыларның яшенә карата таләпләрне күрсәтергә хокуклы түгел.
Эш бирүчеләргә буш эш урыннары яки вакантлы вазифалар турындагы хәбәрдә ниндидер хокукларны турыдан-туры яки читләтеп чикләү яки турыдан-туры яисә читләтеп ниндидер өстенлекләр билгеләү, шул исәптән хезмәткәрләрнең яшенә, эшлекле сыйфатларына бәйле булмаган башка шартларны исәпкә алу («Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» РФ Законының 25 маддәсе) турында мәгълүмат тарату тыела.
Вакантлы вазифаны биләп торуга кандидаттан яшенең билгеле бер чиктән артмавын таләп итү дискриминация булып тора.
Дискриминация характерындагы чикләүләрне үз эченә алган эшкә кабул итү турында игълан бастырган өчен эш бирүче административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Хезмәт законнары аерым гарантияләр һәм компенсацияләр белән хезмәткәрнең яше арасында хокукларга бәйлелекне билгеләү мөмкинлеген күздә тотмый.
Гомуми кагыйдә буенча (аерым очраклардан тыш) Россия Федерациясе Хезмәт кодексы тарафыннан хезмәт килешүе төзү өчен чик буларак яшь күрсәткече билгеләнмәгән. Шуны истә тотарга кирәк: пенсия алды яшенә, пенсия яшенә җиткән затлар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү гомуми тәртиптә башкарыла.
Эш бирүче гражданинны эшкә алудан баш тартуын бу гражданинның билгеле бер яшькә җитүе яки тиздән җитәчәге белән нигезләргә хокуклы түгел. Эшкә алудан күрсәтелгән сәбәп белән баш тарту дискриминация, ягъни яше белән бәйле рәвештә хезмәт хокукларын чикләү турында сөйли.
Хезмәт килешүе төзүдә үтенече кире кагылган затның язмача таләбе буенча, эш бирүче, мондый таләп куелган көннән соң 7 эш көненнән дә соңга калмыйча, язма рәвештә баш тартуның сәбәбен хәбәр итәргә тиеш. Хезмәт килешүен төзүдән баш тарту очрагына суд тәртибендә шикаять белдерелергә мөмкин (РФ ХК 64 маддә).
Россия Федерациясенең хезмәт законнары нигезендә түбәндәгеләр тыела:
- пенсия алды, пенсия яшендәге гражданнар белән ашыгыч хезмәт килешүен мәҗбүриләп төзү;
- вакыты чикләнмәгән хезмәт килешүен хезмәткәрнең пенсия яшенә ирешүе һәм аңа пенсия билгеләнүгә бәйле өзәргә яки аны ашыгыч хезмәт килешүенә алыштырырга.
Шулай ук оешмада хезмәткәрләр санын яки штатын кыскарту планлаштырылса, эштә калдыру өчен өстенлекле хокук, ничә яшьтә булуына карамастан, югары хезмәт җитештерүчәнлегенә һәм квалификациягә ия хезмәткәрләрдә булырга тиеш.
Дискриминациягә юл куйганда эш бирүче җаваплылыкка тартылырга мөмкин:
- административ. Дискриминация характерындагы чикләүләрне үз эченә алган эшкә кабул итү белдерүен бастырган, эшкә урнашучыга хезмәт килешүе төзүдән нигезсез баш тарткан, дискриминациянең башка рәвешләрен кулланган эш бирүче һәм / яки аның вазифаи затлары административ штраф түләү рәвешендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин;
- гражданлык-хокукый. Суд хокуклары бозылган хезмәткәр яки эш эзләүчегә ясаган әхлакый зыян өчен эш бирүчегә түләү билгеләргә мөмкин. Моннан тыш, суд эшкә алудан баш тартуны законсыз дип танырга һәм эш бирүчене граждан белән хезмәт килешүе төзергә мәҗбүр итәргә мөмкин.
- җинаять. Дискриминацияләгән өчен гаепле вазифаи зат штрафка, мәҗбүри, төзәтү, көчләүле эшләргә хөкем ителергә мөмкин, шулай ук ул билгеле бер вазифаны биләү хокукыннан яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.
Пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү буенча белешмәлек белән биредә танышырга мөмкин.