Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.10.2020, 09:19

Казанның азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре: «Цехта бер көндә якынча 30 мең котлет чыгарыла»

18-нче октябрьдә Россиядә азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче октябрь, Алена Мирошниченко). 18-нче октябрьдә Россиядә азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Казанда азык-төлек һәм социаль туклану департаменты шәһәрнең гомуми белем бирү, мәктәпкәчә һәм социаль учреждениеләренә, шулай ук якын-тирә муниципаль районнарга хезмәт күрсәтә. KZN.RU порталы хәбәрчесе департамент хезмәткәрләре белән аралашты һәм аларның эш нечкәлекләре турында белде.

«Цехта бер көндә якынча 30 мең котлет чыгарыла»

Туклану комбинатының котлет линиясе участогы мастеры Ольга Абрамова. Азык-төлек сәнәгатендә эш стажы – 16 ел.

Миңа кечкенәдән үк пешерү ошый иде, шуңа күрә мин пешекче һөнәрен сайладым да. Өстәвенә, эре производстволарда эчке кухняны белү һәрвакыт кызык булды.

Департаментта инде 13 ел эшлим, ул оешканнан бирле диярлек. Нигездә ит һәм котлет цехларында хезмәт куям, вакытлыча он һәм кайнар цехларда да эшләгән булды. Әйтергә кирәк, һәр юнәлешнең үзенчәлеге бар һәм махсус белем таләп итә.

Әлбәттә, техник алгарыш безнең производствога, шул исәптән безнең цехка да кагылды. Бездә даими рәвештә күләмнәр арта, шуңа күрә эшнең күпчелек өлеше автомат режимга күчерелгән. Әйтик, хәзер без итне гуляшка кул белән турамыйбыз, котлет линиясе дә мөстәкыйль рәвештә эшли. Шул ук вакытта кул хезмәте дә сакланган, һәм минем бригадада 10 кеше эшли. Алар башка эшләрне башкара. Мәсәлән, машина котлет әзерләгәндә, без порцияләргә бүлү белән шөгыльләнәбез.

Һәр хезмәткәрнең сменасы 12 сәгать дәвам итә, без һәрвакыт диярлек аяк өстендә эшлибез. Үз эшемне бертөрле дип әйтә алмыйм, чөнки меню һәрвакыт төрле, димәк, көн саен без төрле ризыклар әзерлибез. Мәсәлән, бер көнне балык белән, икенче көнне тавык белән эшлибез, өченче көнне мәктәп туклануы өчен шашлык ясыйбыз. Тәнәфес вакытында ял итәргә тырышабыз. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, департаментта эш хезмәткәрләр барысына да өлгереп арымаслык итеп оештырылган.

Бер көндә котлет цехында сыер итеннән, тавык һәм балыктан 30 мең тирәсе котлет чыгарыла. Әлбәттә, алар төрле вакытта әзерләнә, бер үк вакытта тәмнәр һәм ингредиентлар буталмасын өчен. Котлетны барыннан да күбрәк сыер итеннән җитештерәбез, хәтта атамалары буенча да алар күбрәк. Бераз азрак күләмдә без тавык һәм балык котлетлары әзерлибез. Берәү дә ач калмасын һәм барлык учреждениеләр дә заказ ясаган продуктларын ала алсын өчен әйләнешне киметә алмыйбыз. Безнең эштә пешекче белеме, тәҗрибәсе булу, җитештерүнең үзенчәлеген белү, тиз һәм сыйфатлы эшли белү мөһим.

Мәктәп менюсында даими рәвештә яңа ризыклар барлыкка килә, кайберләрен мин өйдә дә пешерәм, һәм укучы кызым еш кына ризыкларны таный. Ашханәдә аңа тавык боты, пешерелгән тавык, соустагы балык, «Пожарские» котлетлары бик ошый. Кызымның фикере минем өчен мөһим, пешерү, дегустацияләрдә ризыкны үзең татып карау – бер эш, кеше фикерен читтән ишетү, бигрәк тә, үз баланныкын – бу бөтенләй башка.

Департаментта әзерли торган ризыклардан миңа иң охшаганы – шашлык. Гомумән алганда, мин кыздырылган бәрәңге һәм пылау бик яратам.

«Без 2021 елда «Абилимпикс» X Халыкара чемпионатында катнашырга телибез»

Яшелчә ярымфабрикатларын әзерләүче Наталья Шәмсетдинова. Азык-төлек сәнәгатендә эш стажы – 3 ел.

Туклану өлкәсенә мин үзем өчен көтмәгәндә килеп кердем. Әмма, кем әйтмешли, барысы да очраклы түгел, һәм хәзер мин моның һәрвакыт минем рухыма якын булганын аңлыйм.

Минем төп бурычым – кулинар ризыклар пешерү өчен яшелчәләрне хәзерләү. Көн саен без биш төр яшелчәне чистартабыз, аннан соң аларда калган җитешсезлекләрне бетерәбез һәм продуктларны ризык әзерләү өчен кайнар цехка җибәрәбез. Безнең яшелчә цехына лаборатория контроле узган бары тик сыйфатлы продуктлар гына килә.

Көн саен яшелчә цехында 4-4,5 тонна чи яшелчә әзерләнә. Мондый күләмнәр белән эшләгәндә, белгечләргә оператив һәм игътибарлы булырга кирәк. Хәер, заманча җиһазлар да ярдәм итә.

Кемгәдер минем эшем бертөрле булып тоелырга мөмкин, әмма без даими рәвештә төрле участокларда төрле яшелчәләр белән эшлибез. Өстәвенә, безнең коллектив бик шат күңелле, шуңа күрә безгә беркайчан да күңелсез түгел. Алай гына да түгел, өйдә дә мин яшелчәләрне чистартуга бик игътибар белән карыйм, хәзер башкача булдыра да алмыйм.

Миңа азык-төлек сәнәгате өлкәсендә эшләү бик ошый. Узган ел мин хәтта «Абилимпикс» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык V илкүләм чемпионатының финалына уздым (Наталья Шәмсетдинова - начар ишетүче, ред. искәрмәсе). Наталья Габделхаева һәм Гөлзия Рәхимова белән бергә «Карвинг» (яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә матур бизәкләр ясау сәнгате - ред. искәрмәсе) компетенциясендә команда ярышларында икенче урынны алдык, ә шәхси зачетта бронза медаль яуладым. Моңа кадәр без төбәк чемпионатында уңышлы чыгыш ясадык, аңа безне махсус программа буенча департамент шеф-пешекчеләре әзерләде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, алар WorldSkills эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатында эшләделәр.

Карвинг бик вак эш, бик игътибарлы булуны таләп итә, аерым алганда, детальләргә. Иң күп вакыт, әлбәттә, аеруча нечкә уемнарны ясау өчен китә. «Абилимпикс»та мин кишер, чөгендер, кыяр, алма һәм грушадан фигуралар кистем. Яшелчәләр белән эшләү яхшырак, чөнки җиләк-җимешләр карая. Димәк, бизәк ничек кенә оста башкарылган булмасын, фигура матурлыгын озак сакламаячак.

Өйдә мин үзем дә күнекмәләремне ныгытам. Хәзер без 2021 елда X Халыкара «Абилимпикс» чемпионатында чыгыш ясарга телибез. Әмма үз кухнямда мин яшелчәләрдән фигуралар гына кисеп калмыйм, ә әзерләргә дә яратам. Миңа барыннан да бигрәк ашлар ошый, бигрәк тә тавык шулпасы һәм борщ.

Фоторепортаж
Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты хезмәткәрләре үз эшләре турында сөйләделәр
Барлык яңалыклар