Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.07.2020, 14:33

Казан предприятиеләре хезмәткәрләре Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү хөрмәтенә флешмоб үткәрде

Флешмоб Казанның Яшьләр һәм предприятиеләр советы инициативасы белән оештырылды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль, Ксения Швецова). Бүген Татарстан башкаласында Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелүгә багышланган флешмоб узды. Предприятиеләрнең яшь хезмәткәрләре, халыкка шатлыклы вакыйга турында хәбәр итү һәм шәһәргә шундый мактаулы исем бирелү турындагы инициативаны хуплаучыларга рәхмәт белдерү максатыннан урамга чыктылар.

Флешмоб Казанның Яшьләр һәм предприятиеләр советы инициативасы белән оештырылды, дип хәбәр итте Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының мәгариф учреждениеләре һәм яшьләр оешмалары белән эшләү буенча баш белгече Екатерина Батманова. «Безнең предприятиеләр хезмәткәрләре әлеге мактаулы исемне Казанга бирү турындагы инициативаны хуплаган шәһәр халкына ихлас күңелдән рәхмәт әйтергә һәм Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызның нинди зур хезмәт батырлыгы эшләгәнен тагын бер кат искә төшерергә тели», - диде Е.Батманова.

Беренче флешмобны С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы хезмәткәрләре башлап җибәрде. Яшьләр Дементьев урамындагы Ту-22М3 самолеты янында җыелдылар, анда халыкны шатлыклы тавыш белән сәламләделәр: «Казан - хезмәт батырлыгы шәһәре! Ура!».

«Авиация заводы хезмәткәрләре шәһәребезнең әлеге исемгә лаек булуына бик шат. Безнең предприятие Бөек Ватан сугышы елларында фронт һәм Җиңү өчен күп эш башкарды, - дип билгеләде заводның яшьләр советы рәисе Дмитрий Пименов. - Авиазавод чыгарган Пе-2 легендар самолетлары тарихка кереп калды. Мин шәхсән үз тавышымны Казанга әлеге мактаулы исемне бирсеннәр өчен бирдем».

Петров исемендәге паркта акция дәвам итте, анда чарага өч шәһәр предприятиесе - Казан дары заводы, «Казаноргсинтез» ачык акционерлык җәмгыяте һәм «РЖД» ачык акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре кушылды.

«Минем өчен бу дәрәҗә һәм горурлык - безнең Казан Россиянең 20 шәһәре арасында, ул шундый югары исемгә лаек булды, - дип шәрехләде үзенең акциядә катнашуын «Казаноргсинтез» заводының элемтә бүлеге инженеры Александр Никитин. - Сугыш елларында безнең ватандашлар фронтта сугышып кына калмаган, тылда хезмәт куйган, хәрби техника ясаган, текстиль сәнәгатен үстергән, фронтны азык-төлек белән тәэмин иткән. Без аларның казанышлары лаеклы бәяләнүе өчен шатланабыз».

Флешмобның иң актив катнашучыларының берсе Казан дары заводының ОТК контролеры Алсу Арсланова булды. «Белгәнегезчә, Казан дары заводы хәрби җитештерүгә зур өлеш керткән: монда дары һәм сугыш кирәк-яраклары җитештергәннәр, шул исәптән танылган «Катюша» өчен дә, - дип искәртте А.Арсланова. - Бу куркыныч елларда завод эшчеләре, кулларын төшермичә, тәүлек буе батырларча хезмәт куйганнар. Алар арасында хатын-кызлар, яшүсмерләр бик күп була. Аларның хезмәте бәяләп бетергесез! Ә күп кенә ирләр фронтка китә, илебезне яклый. Алар арасында сигез Советлар Союзы герое булган, шул исәптән бүгенге көндә дә безнең арада яшәүче Борис Кириллович Кузнецов та».

Флешмобтан тыш, бүген тагын бер патриотик акция старт алды - Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга җәмәгать транспортында «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турында хәбәр итәләр. Транспорт комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов сөйләгәнчә, автобусларда, троллейбусларда, трамвайларда һәм метрода әлеге вакыйгага багышланган хәбәрләр белән аудиоязмалар яңгырый. «Хәрәкәт составының яртысы диярлек язманы трансляцияли башлады, - дип хәбәр итте А.Хисаметдинов. - Якын арада без әзерлек эшләрен тәмамлыйбыз, һәм язмалар барлык автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро вагоннарында яңгыраячак. Шулай ук без транспортта күрсәтү өчен видеороликлар урнаштырабыз, мәгълүмати листовкалар куячакбыз».

Исегезгә төшерәбез, Казанның «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелүе турында кичә РФ Президенты Владимир Путин рәислегендә «Җиңү» оештыру комитеты утырышы барышында билгеле булды. Татарстан башкаласыннан тыш әлеге мактаулы исем тагын 19 Россия шәһәренә бирелде, алар арасында Чиләбе, Түбән Новгород, Екатеринбург, Самара, Пермь, Түбән Тагил, Саратов, Омск, Новосибирск, Ярославль, Магнитогорск, Ижевск, Уфа, Ульяновск, Томск, Иркутск, Иваново, Новокузнецк, Боровичи бар.
Фоторепортаж
Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелү хөрмәтенә флешмоб узды
Видеорепортаж
03.07.2020 13:26
Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелү хөрмәтенә флешмоб
Барлык яңалыклар