В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Кремлендә тантаналы кабул итүдә Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләделәр.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүген Казан Кремлендә укытучылар, табиблар, аграрийлар гаиләләре җыелды. «Үзегезнең көндәлек иҗади хезмәтегез белән сез Татарстаныбызны зурлыйсыз, аңа социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре буенча илдә алдынгы позицияләрне алырга ярдәм итәсез», – дип мөрәҗәгать итте җыелган парларга Р.Миңнеханов.
Кабул итүдә үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелгән казанлы Дамир Гыйлемхановның әти-әниләре, шулай ук хәзерге вакытта хәрби бурычларын үтәүче Россия Геройлары Раил Габдрахманов һәм Иван Додосовның әти-әниләре катнашты. «Сез үз улларыгызны чын патриотлар – Ватанга тугрылыклы һәм кыю саклаучылар итеп тәрбияләгәнсез. Сезнең алда баш иябез һәм ихлас рәхмәтлебез», - диде ТР Президенты.
Чакырылган гаиләләрнең күбесе – күп балалы гаиләләр. «Сез – җаваплы әти-әни һәм нык гаилә үрнәге», - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. Республика башлыгы ассызыклаганча, ел башыннан Татарстанда аерылышулар саны кимү һәм никахлар саны арту күзәтелә. Аның сүзләренә караганда, республика тату, нык һәм бәхетле гаиләләр территориясе булуын дәлилли.
Р.Миңнеханов Татарстан Республикасының «Ата-ана батырлыгы» медальләрен тапшырган шундый гаиләләрнең берсе – Казаннан Белоусовлар гаиләсе. Александр һәм Галина 27 ел элек өйләнешкән. Шушы вакыт эчендә аларның 10 балалары туган, олы кызлары Евгениягә 25 яшь, ә кече уллары Артемга 4 яшь икән. Галина Белоусова тормышын балаларны тәрбияләүгә һәм йорт хуҗалыгын алып баруга багышлый, ә аның ире «Казаноргсинтез» гавами акционерлык җәмгыятендә инженер-конструктор булып эшли. Күп балалы әти-әни билгеләп үткәнчә, алар балаларда хезмәткә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбиялиләр, аларны мәдәни һәм дини кыйммәтләргә тарталар. Галина һәм Александр Белоусовларның төп ориентирлары – бер-береңне кайгырту һәм бер-береңне хөрмәт итү, актив тормыш позициясе алып бару. Моңа кадәр Галина Белоусова «Ана даны – Материнская слава» ТР медале белән бүләкләнгән, шулай ук 2016 елда ул «Ел әнисе» конкурсында җиңү яулаган.
Казан Кремленә шулай ук быел 30 ел бергә гомер иткән Галина һәм Рәис Зөбәеровлар һәм 7 бала тәрбияләүче Валентина һәм Радик Максимовлар да чакырылган иде.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда яңа дәүләт бүләге – «Ата-ана батырлыгы» медале гамәлгә куелды. Ул җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм тәрбияләгән гаиләләр өчен билгеләнгән.
Иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү ел саен Татарстан Республикасы көне алдыннан үткәрелә. 8 ел эчендә анда 400 дән артык гаилә катнашты.