Казанда «Яшь профессионаллар» VII Илкүләм чемпионаты тәмамланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сарае мәйданчыгында «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Илкүләм чемпионатының ябылу тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева һәм башкалар катнашты.
Тантана вокал-хореография кереш өлеше белән башланып китте, аннары тамашачыларга WorldSkills халыкара чемпионаты илчеләренең видеомөрәҗәгатен күрсәттеләр. Шулай ук катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Ольга Васильева һәм Рөстәм Миңнеханов та мөрәҗәгать итте.
О.Васильева, Россиянең искиткеч тарихы бар, һәм WorldSkills хәрәкәтендә катнашу моның ачык мисалы, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, Казанда VII WorldSkills Russia Илкүләм чемпионаты 45-нче дөнья чемпионаты өчен старт мәйданчыгы булды. «Без анда җиңүебезне бик теләр идек. Биредә оештыруның сыйфаты бик яхшы, һәм без бөтен дөнья стандартларына туры киләбез, дип уйлыйм», - дип ассызыклады ул.
Россия Мәгариф министры шулай ук VII Илкүләм чемпионат һәм 45-нче WorldSkills һөнәри осталык дөнья чемпионаты - һөнәри белем бирүне үстерү өчен алга таба зур адым, дип билгеләп үтте. «Яшь профессионаллар» Илкүләм проекты кысаларында көчле матди-техник җиһазлар гына түгел, ә иң беренче чиратта белем бирүнең эчтәлеге һәм сыйфаты да булачак», - дип белдерде О.Васильева.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, биредә «бөтен Россиядән иң-иңнәре» җыелуын билгеләп үтте. Казанга «Яшь профессионаллар» Илкүләм чемпионатына безнең республикадан да, башка төбәкләрдән дә бик күп яшь кешеләр килгән иде. Биредә бөтен илдән иң-иңнәр җыелды. Сез - зур ярыш финалистлары, кемдер бүген беренче, кемдер икенче, әмма сез барыбер иң яхшылар. Без сезнең бүген Татарстанда булуыгыз белән горурланабыз, һәм сезне августта узачак WorldSkills дөнья чемпионатында көтәбез, әлбәттә, безнең илебез лаеклы чыгыш ясарга тиеш», - диде ул.
Алга таба «Мәктәпкәчә тәрбия» һәм «Кече сыйныфларда укыту» компетенцияләрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Аннары Ольга Васильева һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстанда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты флагы эстафетасына старт бирделәр.
Исегезгә төшерәбез, республика эстафетасы Түбән Камада старт ала. WorldSkills Kazan 2019 флагы эстафетасы Россиянең 24 төбәген, шулай ук дөньяның 20 илен һәм Халыкара космик станцияне колачлады. Казанда WorldSkills стандартлары буенча 45-нче дөнья һөнәри осталык чемпионатын ачу тантанасы эстафетаның финал ноктасы булачак.
Казанда «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Илкүләм чемпионаты финалында 1,5 меңнән артык конкурсант катнашты, шуларның 363-е − яшүсмерләр. Ярышларда 91 компетенция, шулай ук Future Skills блогының 23 компетенциясе тәкъдим ителде. 48 компетенция буенча WorldSkills Russia Juniors катнашучылары ярышты. Милли чемпионат ярышлары алты һөнәр блогы компетенцияләре буенча узды: төзелеш өлкәсе, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, шулай ук транспорт һәм логистика.
Чемпионатның финал ярышлары 21-23-нче майда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды, ә ачылу тантанасы 20-нче майда «Татнефть-Арена» боз сараенда үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.