Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.06.2019, 20:32

Рөстәм Миңнеханов: «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе социаль тотрыклыкны ныгыту юнәлешендә системалы рәвештә эшли»

Партия конференциясендә 189 делегат катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь). Республикада социаль тотрыклыкны ныгыту юнәлешендә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан бүлекчәсе системалы рәвештә эшли. Партия тәкъдим иткән проектларның җәмгыять өчен әһәмиятле һәм кирәкле булуы мөһим. Бу хакта «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXX конференциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Конференция эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.

Конференция Казанда «Мәскәү» мәүдәният һәм спорт үзәгендә узды. Аның эшендә 45 җирле бүлекчәнең 189 делегаты катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга кандидатлар тәкъдим итү.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, конференция сайлау кампаниясе чорында уза. «Бу – хакимият органнары, сәяси партияләр, киң җәмәгатьчелек өчен җаваплы вакыт. 8-нче сентябрь көнне эшкә никадәр сәләтле һәм җаваплы депутат корпусын сайлавыбыздан республиканың алга таба законнар белән тәэмин ителеш, социаль программалар 1әм илкүләм проектлар гамәлгә ашырылуы, Стратегия – 2030да билгеләнгән максатларга ирешүебез бәйле», – диде ул.

ТР Президенты бүген Татарстанның куәтле икътисадлы, тотрыклы социаль өлкәле, актив гражданнар җәмгыятле республика булуында Дәүләт Советының республикадагы лаеклы ролен ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, масштаблы мәсьәләләрне һәм проектларны республикада гамәлгә ашыруда ил лидеры Владимир Путин һәм Хөкүмәт Рәисе, «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев ярдәме белән бара, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Массакүләм мәгълүмат чаралары сорауларына җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов партиянең хәзерге вакыттагы төп бурычларын атады. «Беренчедән, «Бердәм Россия» партиясе төп рольне уйнаган парламентыбыз эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарырга кирәк. Бу гражданнарыбыз алдында хисап тоту – ниләр эшләдек һәм нинди бурычларны хәл итәсебез бар. Безнең гамәлгә ашырыла торган проектлардан гайре унике илкүләм проект бар. «Бердәм Россия» халыкка планнары турында хәбәр итәргә, башкарган эшләре турында хисап тотуы бурычы тора һәм алга таба да республикабыз иминлегенә эшләсен. Безнең бик көчле, профессиональ һәм эшкә сәләтле парламент булуы бик мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Фоторепортаж
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәге бүлеге конференциясе, 20.06.2019
Барлык яңалыклар