Казанда 2017 елда троллейбус паркы тулысынча диярлек яңартылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нчефевраль). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның җәмәгать транспорты эше белән канәгать калды. Бүген иртән Казан шәһәр Думасының сессиясе алдыннан ул Р.Зорге урамы буйлап йөрүче яңа троллейбусларның берсендә йөрде.
2017 елда “Метроэлектротранс” МУП күчмә составы 10 яңа трамвай һәм 15 троллейбус белән тулыланды. 2017 елда Казанның җәмәгать транспорты 257,3 млн пассажир күчергән. Шуларның 74,6% - автобусларда, 10,2% - метрода, 8,7% - троллейбуста, 6,5% трамвайда йөргән.
Р.Миңнеханов яңа троллейбуска Р.Зорге һәм Бертуган Касыймовлар урамнары киселешендә утырып, Даурия урамы ягына таба ике тукталыш барды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
“Җәмәгать транспорты культурасын күтәрергә кирәк. Бүген җәмәгать транспорты яхшы: аерым бүленгән полоса, уңайлы транспорт чаралары. Алар конкурентлыкка сәләтле булырга тиеш, чөнки шәһәр шул кадәр автомобильне җиңеп чыга алмый”, - диде республика башлыгы.
“Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфан Галәвов Рустәм Миңнехановка юл йөрү өчен түләү өчен яңа валидаторлар турында сөйләде. Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов һ.б. катнашты.