Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.06.2019, 11:53

Рөстәм Миңнеханов А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә булды

ТР Президенты объектны капиталь ремонтлау нәтиҗәләре белән танышты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов озата йөрделәр.

2016 елда Татарстан Президенты Рус милли-мәдәни берлеге белән очрашуда үзәкне оештыру инициативасы яңгыраган иде. Үзәкнең төп максаты - Татарстан күп милләтле халкының берлеген саклау һәм ныгыту, рус халкы үзенчәлеген сакалу, русча сөйләү культурасын үстерү, рус милли мәдәнияты традицияләрен сакалу һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов объектны капиталь ремонтлау нәтиҗәләре белән танышты. Төзүчеләр бинаны тыштан һәм эченнән төзекләндергән, инженер-техник челтәрләрен яңартканнар.

ТР Президенты буфетка да кереп чыкты, анда рус милли ашлары тәкъдим ителгән, соңыннан музей-күргәзмә үзәген карады, рус милли мәдәнияте залын, 320 урынлык концерт залы белән танышты.

Яшьләр студиясендә Рөстәм Миңнеханов Татарстанда «Тоталь диктант» акциясе нәтиҗәләрен чыгаруда катнашты. Быел текстны республиканың бөтен районнарында алты меңнән артык кеше язган. «Иң актив мәгариф учреждениесе» номинациясендә Казан милли техник университет җиңде. Лаеш районы «Иң актив ТР мунициапаль районы» булды. Ә «Иң актив яшьләр хәрәкәте» номинациясендә «Россия студентлар берлеге» оешмасы җиңде.

Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне котлады һәм киләче елда әлеге акциядә тагын да күбрәк татарстанлы катнашуын теләде.

Аннары Татарстан Президенты иҗади интеллигенция һәм Рус милли-мәдәни берлеге активы белән очрашты. «Әлеге Александр Пушкин исемендәге искиткеч үзәктә очрашуыбызга чын күңелдән шатмын. Биредә бик актив кешеләр, рус милли мәдәнияты һәм традицияләре саклануга битараф булмаган кешеләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рус милли-мәдәни берлеге идарәсе рәисе Василий Носов белдергәнчә, республикада рус иҗат коллективларына ярдәм эше актив бара. Аерым алганда, Татарстан Президентына ул концерт костюмнарын сатып алуга бүлеп биргән акча өчен рәхмәт белдерде.

«Соңгы елларда без активлаштык, тулы бер комплекс эш башкардык. Изге Петр һәм Феврониягә һәйкәл ачтык, хәйрияче Яков Шамовка, галим Дмитрий Лихачевка истәлекле такталар ачтык. Мәдәни үзәк - зур масштаблы программабызны тәмамлау. Минем фикеремчә, бу уртак зур эшебез Казанга да, республикага да файдага булачак», - диде ул.

Соңыннан очрашуда катнашучылар республика шәһәрләрендәге һәм районнарындагы Рус милли-мәдәни берләшмәсе эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 6-нчы июньдә, республикада Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 220 ел булуга багышланган чаралар планлаштырылган.

Барлык яңалыклар