Чарада 2019 елга йомгак ясалды һәм 2020 елга планнар билгеләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Казанда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда ведомствоның 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия спорт министры Павел Колобков, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм башкалар катнашты.
Коллегия утырышы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды. Төп доклад белән ТР Спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, 2019 елда Татарстанда 24 халыкара ярышлар, 98 чемпионат, Россия беренчелекләре һәм кубоклары һәм республика дәрәҗәсендәге 800-дән артык спорт чарасы уздырылуын хәбәр итте.
2020 елның төп спорт чарасы Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (БДБ) илләре Уеннары булачак. «Безнең республиканың өстенлеге - соңгы елларда формалашкан һәм безнең халык файдасына эшли торган спорт инфраструктурасын камилләштерү һәм үстерү, - диде ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры. - Без спорт объектлары саны буенча лидерларның берсе. Ел башына 11 меңнән артык объект эшли, шулардан 235 йөзү бассейны, 48 боз аренасы һәм 2 меңгә якын спорт залы. Бүген һәр район һәм шәһәр заманча югары технологияле спорт объекты белән тәэмин ителгән».
2013 елдан яшәү һәм уку урыны буенча универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла. Шушы 7 ел эчендә 992 спорт мәйданчыгы, шул исәптән 40 хоккей тартмасы һәм 35 блоклы модульле чаңгы базасы төзелде. «Программа массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен үстерү өчен көчле импульс бирде, - диде Владимир Леонов. - Без темпны киметмибез, 2020 елга 85 универсаль спорт мәйданчыгы, 6 блоклы модульле чаңгы базасы һәм мини-футбол кыры булган 1 ябык футбол манежы төзү планлаштырыла».
Владимир Леонов искәрткәнчә, республика өчен түбәсе ябулы дүрт манеж – өч футбол һәм бер футбол-регби манежы - төзелешен башлап җибәрү мөһим вакыйга булды, алар Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада барлыкка киләчәк. Кайбер манежлар 2020 елда файдалануга тапшырылачак һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана.
Россия Суга сикерү федерациясе, Россия Синхрон йөзү федерациясе, Россия Су полосы федерациясе президенты Алексей Власенко Татарстанда Су спорт төрләре үсеше турында доклад белән чыгыш ясады. Ул шулай ук Татарстанның спортның бу төрләрен үстерүгә зур өлеш кертүен ассызыклады. «Минем өчен Татарстан - су спорт төрләре буенча төп төбәк. Бүген биредә бик күп спорт бассейннары төзелә, һәм бу бары тик хөрмәт кенә уята. Биредә FINA исемлегенә кертелгән турнирлар уздырыла», - дип сөйләде Алексей Власенко.
Россия спорт министры Павел Колобков коллегия барышында регионны күп юнәлешләр буенча лидер дип атады. «Татарстан - Россия спорт министрлыгы һәм ТР Спорт министрлыгы арасындагы хезмәттәшлек үрнәге. 10 ел дәвамында Сез спортны үстерү юлында хәрәкәт итәсез. Без Казанда БДБ Уеннарын уздырачакбыз, бу - илләрне берләштерә торган ярыш. Ул югары дәрәҗәдә узар, дип өметләнәм. Шулай ук биредә яшьләрне яңа, экстремаль спорт төрләренә җәлеп итә ала торган Бөтенроссия шәһәр уеннары да узачак», - диде Павел Колобков.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, югары казанышлар спортын Татарстан бренды дип атады. «Федераль министрның безнең елга нәтиҗәләр ясавы безгә күп нәрсә йөкли», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген республиканың барлык спорт инфраструктурасы эшләргә тиеш. Ул белдергәнчә, спорт белән шөгыльләнүчеләр санын 2024 елга 2 млн кешегә кадәр арттырырга кирәк, моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Моннан тыш, республика өчен агымдагы ел бурычларының берсе – Казанда узачак БДБ илләре Уеннарын лаеклы рәвештә уздыру.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан спорт клубларына, нинди нәтиҗәләргә ирешүләренә карамастан, ярдәм итәргә тәкъдим итте. «Без яңа футбол тренерын чакырдык, шуңа күрә «Рубин»га уңышлар телибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без командаларны, турнир таблицасында нинди урыннар алуларына карамастан, яратырга тиеш. Бу - безнең командалар, һәм әгәр алар унынчы урында булса, без җанатарлар буларак эшләп бетермибез».
Коллегия утырышы дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.