Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.03.2018, 13:58

Р.Миңнеханов: “Казан вертолет заводы барлык мәсьәләләрне дә хәл итәргә сәләтле”

ТР Президенты һәм Казан Мэры вертолет заводында яңа цех ачуда катнаштылар.

(Казан шәһәреKZN.RU, 14-нче март). Казан вертолет заводы (КВЗ) заманча җитештерү булып тора һәм барлык мәсьәләләрне дә хәл итәргә сәләтле, диде бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бүген ул яңа гальваник җитештерү цехын ачуда катнашты.

Яңа корпусны төзү җитештерү мәйданын 27 процентка киметергә ярдәм итте, моңа кадәр гальваник һәм лак буяу цехлары икесе ике урында урнашкан иде. Цехта панельләрне җилемләп ябыштыру эшләре дә башкарылачак. Проектка кертелгән инвестицияләр күләме 2 млрд сум тәшкил итә, шуларның 70% - предприятиенең үз чаралары, 30 – федераль акчалар.

Рөстәм Миңнеханов яңа җитештерү мәйданчыкларын карап чыкты һәм цехны ачу тантанасында катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер иң мөһиме – заводны заказлар белән тәэмин итү. “Казан вертолет заводы барлык мәсьәләләрне дә үтәргә сәләтле”, - диде ТР Президенты. – Безнең өчен җитештерүгә ихтыяҗ булу мөһим”.

Моннан кала, бүген завод өчен тагын бер мөһим вакыйга булды – Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән килешү нигезендә “Ансат” медицина вертолетын тапшыру. Элек КВЗ медицина модификациясе белән 6 “Ансат” вертолеты җитештергән иде инде, 2018 елда 12 экземплярга заказа бар – калган 11-се беренче яртыеллык эчендә тапшырылачак, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чарада шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, “Россия вертолетлары” холдингы генераль директоры Андрей Богинский, “Россия вертолетлары” холдингы генераль директорының инфраструктура үсеше мәсьәләләре буенча урынбасары Вадим Лигай һ.б. катнашты.

Барлык яңалыклар