В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гыйбадәт кылу Казанның Галиев мәчетендә узды.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
Бәйрәм вәгазен мөселманнарга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов укыды. Ул бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре, корбан чалу йоласының тирән мәгънәсе турында сөйләде. Шулай ук хәзрәт быел Корбан бәйрәме Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан аеруча зур мәгънәгә ия, дип билгеләп үтте.
Вәгазь ахырында Галиев мәчетендә бәйрәм намазы укылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казанда корбан чалу йоласы өч көн дәвамында – 9 нчы, 10 нчы һәм 11 июльдә моның өчен махсус билгеләнгән 17 урында узачак.
Шулай ук 10 нчы июль көнне Казанның Горький исемендәге паркында традицион «Корбан-фест» гаилә фестивале узачак. Быел ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлана.