В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа буын укыту үзәкләре дәүләт-шәхси партнерлык шартларында югары уку йортлары белән берлектә ачылачак.
Фото: ТР Презиеднты матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, куәтле сәнәгать һәм фәнни-технологик мөмкинлекләр – Татарстанның төп конкурентлы өстенлекләренең берсе. Сәнәгать продукциясен җитештерүнең гомуми күләме буенча республика Россия субъектлары арасында бишенче, Идел буе федераль округында беренче урында тора. Татарстан территориясендә һәр өченче Россия йөк машинасы, илебез синтетик каучукларының яртысы һәм йөк автомобиль шиналарының 60% ы җитештерелә.
Республика предприятиеләре илнең социаль-икътисади үсешендә генә түгел, ә фәнни-технологик үсешендә дә әһәмиятле роль уйный, дип ассызыклады ТР Президенты. Әйтик, күптән түгел РФ Хөкүмәтенең 218 нче карары буенча үткәрелгән чираттагы конкурска нәтиҗәләр ясалды. Проект 2010 елдан бирле эшли һәм икътисадның реаль секторы компанияләре, югары уку йортлары һәм тикшеренү учреждениеләре арасында фәнни-техник кооперацияне стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Нәтиҗәдә Татарстан предприятиеләре уйнатылган грантларның 15% ын отты, ә Казанның «Электроприбор» заводы заявкасы гомумроссия рейтингында лидер булды.
Президент Татарстан сәнәгате, тулаем илнең индустриаль комплексы кебек үк, квалификацияле инженер кадрларына һәм перспектив фәнни-техник эшләнмәләргә кытлык кичерүен билгеләп үтте. Мондый хәл белән кискенләшкән геосәяси шартларда килешүе авыр, диде ул. Яңа шартларда Россиянең тулы технологик суверенитетын торгызу бик мөһим, технологияләрне мөстәкыйль рәвештә эшләү һәм аларны җитештерү процессына заманча инженер компетенцияләрен җәлеп итәргә кирәк, аларны тизләтелгән рәвештә формалаштыру өчен алдынгы инженер мәктәпләре булдырырга кирәк, дип ассызыклады республика башлыгы.
Россиядә икътисадның барлык югары технологияле тармакларында дөнья дәрәҗәсендәге 30 инженер мәктәбеннән челтәр булдырылачак. Яңа буын инженер мәктәпләре югары технологияле компанияләр белән дәүләт-шәхси партнерлык шартларында ясалачак. Югары уку йортлары белән берлектә алар фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләренә инновацион алымнар куллану, инженер кадрлар әзерләү һәм аларны киләчәктә эшкә урнаштыру өчен кирәкле шартлар тудырачаклар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Очрашу барышында Татарстан югары уку йортлары вәкилләре алдынгы инженер мәктәпләрен үстерү концепциясен тәкъдир иттеләр: Казан милли тикшеренү технология университеты-КАИ – авиатөзелеш буенча алдынгы инженер мәктәбе проектын; Казан федераль университеты – Кама сәнәгать агломерациясе территориясендә «Автомобиль төзелеше» проектын; Казан милли тикшеренү технология университеты – Химия технологияләре буенча алдынгы инженер мәктәбе концепциясен.