В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР Рәисе педагогик хезмәт ветеранына дәүләт бүләге тапшырды.
Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте
Нурания Мөхәммәт кызы белән аралашканда, Рөстәм Миңнеханов аңа сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Газиева Нурания Мөхәммәт кызы 1923 елның 2 нче мартында Төмән өлкәсенең Киндер авылында укытучылар гаиләсендә туа. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1971 елда Казанга күчеп килә. Ул 58 ел укытучы булып эшли.
Нурания Мөхәммәт кызы укытучылар династиясе гаиләсеннән. Олы апасы да укытучы булып эшләгән. Нурания Мөхәммәт кызы Казанның Вахитов районындагы 98 нче номерлы мәктәбендә эшләп пенсиягә чыккан. Үз эшчәнлеге дәверендә ул 45 мактау грамотасы һәм юбилей медальләрен алган, аларны кадерләп саклый.
Нурания Мөхәммәт кызы – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.