Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2020, 16:12

Р.Миңнеханов һәм И.Метшин «Ярдэм янэшэ! Помощь рядом!» билгеләү-бүлү үзәгендә булды

Азык-төлек җыелмаларының беренче партиясен 55 мең мохтаҗ гаилә алган инде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин «Ярдэм янэшэ! Помощь рядом!» республика хәйрия хәрәкәтенең билгеләү-бүлү үзәгендә булдылар һәм аеруча мохтаҗ гражданнар өчен социаль азык-төлек җыелмаларын әзерләүнең барышы белән таныштылар. Үзәк «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә җәелдерелгән.

Билгеләү-бүлү үзәгендә эш ике сменада оештырылган, җыелмалар тәүлек буе тутырыла. Бу процесска 118 хезмәткәр җәлеп ителгән. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, азык-төлек җыелмалары конвейер форматы буенча җыела. Волонтерлар алдында тартмалар барлык игълан ителгән продуктларның булуын тикшерү өчен ачыла.

Бер җыелманың бәясе 1,2 мең сум тәшкил итә. Азык-төлек исемлегенә төрле ярмалар, он, көнбагыш мае, шикәр, токмач, тушенка, чәй һәм кондитер эшләнмәләре керә. «Һәр гаиләгә кирәк булган база продуктларының яхшы җыелмасы. Монда иң кирәкле әйберләр», - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

Азык-төлек җыелмаларының беренче партиясен 55 мең мохтаҗ гаилә алган инде. Дүшәмбедән икенче партияне җибәрү башланачак. Барлыгы азык-төлек җыелмалары дүрт тапкыр бирелә - аена икешәр тапкыр.

Билгеләү-бүлү үзәге вәкилләре белән әңгәмә барышында ТР Президенты эшне оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. «Бу бик катлаулы, четерекле эш. Биредә ул тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Бу авыр һәм бүгенге көндә бик мөһим хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә», - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, җыелмаларны җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, үз составында 8 яшьтән өлкәнрәк балалары булган, ата-аналарның берсе алимент түләүдән качкан гаиләләрдәге балалар; социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр; опека һәм попечительлек буенча бурычлары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр ала. Моннан тыш, ярдәм керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерларга, ата-аналары кризистан зыян күргән тармакларда үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәрләр булган балаларга һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары бирү карарын Татарстан Президенты кабул итте. Казанда 14438 гаилә шундый ярдәм алачак.

Барлык яңалыклар