В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласында 18 нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсен капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә
Марат Мөгыйнов фотосы
2026 елда 18 нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсен, шулай ук шәһәрдәге башка алты медицина объектын капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Моннан тыш, балаларга сөт ризыклары таратыла торган сигез пунктны яңартырга ниятлиләр. Бу хакта аппарт киңәшмәсе барышында «Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Илья Коротихин җиткерде.
«Халык белән бергә без дә 18 нче шәһәр хастаханәсенең кабул итү бүлеген файдалануга тапшырганнарын түземсезлек белән көтәбез. Кабул итү бүлеге – ул хастаханә капкасы. Заманча корпус ул авыруларны матур һәм уңайлы шартларда кабул итү белән бергә, иң мөһиме, ашыгыч хәлләрдә аларны тиз арада кабул итү урыны да булырга тиеш, биредә тиз арада диагноз куелуы һәм дәвалануга юллама бирелүе мөһим», - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Мәүлетов урамында урнашкан 18 нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген төзүне дәвам итү эшенә республика бюджетыннан финанс чаралары юлланган. Биредә эшләр 2027 елда тәмамланырга һәм объект файдалануга тапшырылырга тиеш.
Моннан тыш, агымдагы елда төзекләндерү эшләре тагын алты сәламәтлек саклау объектында алып барыла. Әлеге гамәл медицина хезмәткәрләре өчен эш шартларын һәм пациентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Шулай ук бу елда балаларга сөт ризыклары таратыла торган сигез пункт капиталь төзекләндереләчәк. Яңартылган объектларда балаларга ризык әзерләү һәм бирү өчен куркынычсыз һәм уңайлы шартлар булдырылачак.