В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урамнарны кардан чистартуга тәүлегенә уртача 450 махсус техника чыга.
Фото: Марат Мөгыйнов
Гыйнвар аенда Казан урамнарыннан 12 мең тонна кар чыгарылган, ә кышкы чорда – 420 мең тонна. Юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен юл эшчеләре кышкы сезон башыннан 37 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланган, гыйнварда гына – 2 мең тонна. Җәяүлеләр тротуарларын, тукталыш мәйданчыкларын 50 дән артык кече механикалаштырган машина һәм 500 эшче җыештыра. Р.Гафаров билгеләп үткәнчә, төп магистраль юллар канәгатьләнерлек хәлдә, әмма тротуарларны, тукталыш мәйданчыкларын һәм квартал эчендәге юлларны чистарту әле бик үк яхшы түгел. Киңәшмәдән соң Башкарма комитет җитәкчесе шәһәрнең төрле районнарындагы ишегалларында кар чистартуны шәхсән үзе тикшерде, шул ук вакытта маршрут алдан билгеләнмәгән иде.
Тикшерү нокталарының берсе Совет районында Журналистлар урамындагы 11 нче йорт ишегалды булды. Р.Гафаров идарәче компаниянең сыйфатсыз эшен шелтәләде – квартал эчендәге юлны җыештырмау аркасында колея барлыкка килгән. «Болай булырга тиеш түгел. Шәһәрдәге төп юллар үрнәгендә юлларны сыйфатлы итеп чистартырга кирәк», - диде ул. Р.Гафаров коллегалары белән бергә карга баткан машинага чыгарга ярдәм итте.
Вахитов районында, аерым алганда, Татарстан урамындагы 7 нче номерлы йорт территориясендә җәяүлеләр тротуарлары сыйфатсыз чистартылган. Р.Гафаров барлык юлларда да кар тиешенчә җыеп алынмавына игътибар итте – тротуарның нинди дә булса участогында яхшы чистартылган, ә кайбер урыннарда аны бөтенләй чистартмаганнар. «Яшәүчеләр биредә көн саен йөри, юлларны яхшылап чистартырга кирәк», – дип йөкләде ул. Башкарма комитет җитәкчесе шулай ук идарәче компания җитәкчелегенә квартал эчендәге юлны җыештырмаган өчен кисәтү ясады.
Тагын бер тукталыш Казанның төп җәяүлеләр урамы – Бауман урамы булды. Р.Гафаров билгеләп үткәнчә, әлеге территорияне чистарту буенча зур кисәтүләр булмаган – урамны кардан чистарталар, әмма төрле биналарның керү төркемнәре янәшәсендә кар яисә боз ята, ә бу инде бина милекчеләренең җаваплылык өлкәсе. Казан Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе керү төркемнәрен канәгатьләнерлек чистартмаганга эшне штрафка кадәр җиткермәс өчен башта милекчеләрне кисәтә.
Р.Гафаров һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин шулай ук ишегалларыннан чүп чыгару буенча төбәк операторының эшен тикшерделәр. «Чүп чыгару буенча хәл канәгатьләнерлек, кайбер ишегалларындагы чүпләр автомобильләр тору аркасында чыгарылмаган, әмма бу мәсьәлә дә хәл ителә – идарәче компанияләр «ПЖКХ» белән даими элемтәдә тора», – дип сөйләде И.Гыйниятуллин. Әйтик, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов сүзләренчә, бу районнарда ишегалларының 95% чүбе чыгарылган.
И.Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, яңа ел көннәрендә ТКХ өлкәсендә җитди аварияләр булмаган. Шуңа да карамастан, ресурс белән тәэмин итүче оешмаларда бригадалар кизү торуны дәвам итә һәм техника әзер, аның саны ике тапкыр арттырылган. Аварияләрне һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү очрагында кирәкле матди-техник ресурслар бар.
Вахитов һәм Совет районнарыннан соң ишегалларын карап чыгу шәһәрнең Яңа Савин һәм Мәскәү районнарында дәвам итте. Күчмә киңәшмәдә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, районнар башлыгы һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юлларны кардан чистарту буенча мөрәҗәгатьләрне «Ачык Казан» системасы аша, 063 телефоны буенча, Башкарма комитетның Telegramдагы «Минем Казаным» чат-боты ярдәмендә калдыра ала.
Ишегалларында кар чистарту өчен идарәче компанияләр һәм торак