Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.10.2022, 10:59

Р.Гафаров: «Күпернең шәһәрдәге хәрәкәт өчен никадәр мөһим икәнен аңлап, без эш барышын катгый контрольдә тотачакбыз»

Назарбаев урамындагы күпердә арадаш пролетлар сүтелә һәм субайлар урнаштырыла, эшләр тәүлек буе бара.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче октябрь, Диана Жиленкова). Казанда Назарбаев урамындагы күперне капиталь ремонтлау өчен машиналар йөри торган юлдагы ике полоса һәм ике пролетта бер тротуар сүтелде, субайларның яртысы диярлек урнаштырылды. Эшләр тәүлек буе бара, объектта 21 эшче һәм 11 махсус юл техникасы берәмлеге эшли, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.

Хәзерге вакытта объектта эшчеләр электр һәм элемтә челтәрләрен чыгаралар, иске күперне сүтәргә әзерлиләр. Аның конструкциясе 3 пролеттан тора, транспорт хәрәкәте алты полоса буенча башкарылды, җәяүлеләр өчен ике тротуар каралган иде. И.Куляжев хәбәр иткәнчә, 3 пролет һәм бер тротуарда озынлыгында бер хәрәкәт полосасын сүтәчәкләр.

Параллель рәвештә күпернең терәк элементлары өчен субайлар урнаштыру буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә 143 субайның 68 е сугылган, дип хәбәр итте И.Куляжев. «Капремонттан соң күпернең киңлеге 6 дан 8 полосага кадәр артачак, Түбән Кабан ягыннан 2 яңа җәяүлеләр тротуары һәм велоюл барлыкка киләчәк. Киләсе елга күпер эшли башлар дип өметләнәбез», – дип искәртте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

«Шәһәр өчен мондый юл инфраструктурасы объектларының әһәмиятлелеге алардан куллану мөмкинлеге беткәч кенә сизелә башлый», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм эшләрне тизләтергә чакырды. «Бүген күпер ябылу белән бәйле юлларда киеренкелек бар, ләкин бу чара котылгысыз. Күпернең шәһәрдәге хәрәкәт өчен никадәр мөһим икәнен аңлап, без эш барышын катгый контрольдә тотачакбыз. Планнарыбызны үзгәртүне исәпкә алып, аларны үткәрү вакытын кыскартырга кирәк», – дип йомгаклады Рөстәм Гафаров.

Исегезгә төшерәбез, Назарбаев урамындагы Түбән Кабан күле аша күпер капиталь ремонтка 28 нче сентябрьгә каршы төндә конструкция терәкләрендәге ярыклар аркасында ябылды. Ике атна элек Һ.Такташ урамыннан Н.Назарбаев
урамындагы җәяүлеләр күперенә кадәр яңа тротуар ачылды, аның ярдәмендә Түбән Кабан күлен яр буе буйлап кисеп үтүче шәһәрлеләрнең юлы кыскарган.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.10.2022
Видеорепортаж
24.10.2022 11:02
Назарбаев урамындагы күперне ремонтлауга Казанда 21 эшче һәм 11 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән
Барлык яңалыклар