В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Назарбаев урамындагы күпердә арадаш пролетлар сүтелә һәм субайлар урнаштырыла, эшләр тәүлек буе бара.
Фото: Денис Гордийко
Хәзерге вакытта объектта эшчеләр электр һәм элемтә челтәрләрен чыгаралар, иске күперне сүтәргә әзерлиләр. Аның конструкциясе 3 пролеттан тора, транспорт хәрәкәте алты полоса буенча башкарылды, җәяүлеләр өчен ике тротуар каралган иде. И.Куляжев хәбәр иткәнчә, 3 пролет һәм бер тротуарда озынлыгында бер хәрәкәт полосасын сүтәчәкләр.
Параллель рәвештә күпернең терәк элементлары өчен субайлар урнаштыру буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә 143 субайның 68 е сугылган, дип хәбәр итте И.Куляжев. «Капремонттан соң күпернең киңлеге 6 дан 8 полосага кадәр артачак, Түбән Кабан ягыннан 2 яңа җәяүлеләр тротуары һәм велоюл барлыкка киләчәк. Киләсе елга күпер эшли башлар дип өметләнәбез», – дип искәртте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
«Шәһәр өчен мондый юл инфраструктурасы объектларының әһәмиятлелеге алардан куллану мөмкинлеге беткәч кенә сизелә башлый», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм эшләрне тизләтергә чакырды. «Бүген күпер ябылу белән бәйле юлларда киеренкелек бар, ләкин бу чара котылгысыз. Күпернең шәһәрдәге хәрәкәт өчен никадәр мөһим икәнен аңлап, без эш барышын катгый контрольдә тотачакбыз. Планнарыбызны үзгәртүне исәпкә алып, аларны үткәрү вакытын кыскартырга кирәк», – дип йомгаклады Рөстәм Гафаров.
Исегезгә төшерәбез, Назарбаев урамындагы Түбән Кабан күле аша күпер капиталь ремонтка 28 нче сентябрьгә каршы төндә конструкция терәкләрендәге ярыклар аркасында ябылды. Ике атна элек Һ.Такташ урамыннан Н.Назарбаев