Бер ел эчендә эшсез шәһәрлеләрнең саны 4 тапкырга диярлек кимегән.
Фото: Марат Мугинов
Эш эзләүчеләрнең 80%-ы мәшгульлек хезмәте ярдәмендә эш тапкан
Узган ел мәшгульлек хезмәте аша эшне 26 меңнән артык кеше эзләгән – бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк, ул чорда пандемия аркасында шәһәрлеләрнең рекордлы саны эшсез калган иде. Алардан 20 мең кеше эш таба алды, шул исәптән 14 меңгә якыны эшсез булган. Эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр саныннан эшкә урнаштырылганнар өлеше 78% тәшкил иткән.
Әле 2021 ел башында ук шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17 мең 88 эшсез теркәлгән, ә 31 нче декабрьгә аларның саны 4671 кешегә кадәр кимегән. «Шулай итеп, бер ел эчендә эшсезләр саны 3,7 тапкырга кимегән», – дип ассызыклады Т.Муллин.
1 нче гыйнварга Казанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,7%-ны тәшкил итте – бу ил буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк. Бүген Россиядә эшсезлек дәрәҗәсе 4,3% тәшкил итә, дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. «Узган атнада Президент Владимир Путин эшсезлекнең тарихи минимумнарда саклануын җиткерде. Гомумроссия күрсәткечләре фонында безнең күрсәткечләр матур күренә, – дип өстәде Р.Гафаров. – Әлбәттә, безнең икътисадта барысы да яхшы, дип беркем дә әйтми: барлык предприятиеләр дә, шул исәптән муниципаль предприятиеләр дә, инфляцияне кискен тоя. Әмма эшсезлек дулкыны кимеде».
Эш бирүчеләр рейтингында кирәкле вакансияләр буенча телекоммуникацияләр һәм элемтә, финанслар, иминиятләштерү һәм аудит, транспорт һәм логистика, IT һәм интернет-технологияләр, энергетика кебек тармаклар алда бара. Өстәвенә, бүген эш эзләүчеләрнең көтелгән хезмәт хакы дәрәҗәсе белән беррәттән, Т.Муллин сүзләренчә, югары корпоратив культура алгы планга чыга. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры KazanExpress, Wildberries, OZON кебек компанияләрне мисал итеп китерде, алар эш эзләүчеләргә 50 меңнән югарырак хезмәт хакы белән берничә дистә вакансия тәкъдим итәләр.
«Яңа шартларда товарларны китереп бирү өлкәсендә эш урыннары сизелерлек артты, шуның аркасында меңләгән яшь егет һәм кыз өчен эш табылды. Шулай ук онлайн-сәүдә компанияләрендә дә эш бар, – дип шәрехләде Р.Гафаров. – Пандемия тәмамлангач та, бу сервислар туктатылмаячак һәм аларда эш урыннары сакланачак».
Эш бирүчеләргә 5 млн. сум күләмендә субсидия бирелде
Эш бирүчеләрне эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру өчен кызыксындыру чараларын гамәлгә ашыру барышында аларга 5 млн. сумнан артык субсидия бирелде, бу 249 кешене эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Т.Муллин сүзләренә караганда, субсидияне «Горводзеленхоз», «Содружество», «Элекон» заводы, «Уңайлы йорт» идарәче компаниясе, «Аромат», Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты һәм башкалар алган.
Быел эш бирүчеләргә дәүләт ярдәме дәвам итәчәк, әмма ул 30 яшькә кадәрге яшьләрне эшкә урнаштыруга юнәлдереләчәк, дип хәбәр итте Т.Муллин. Субсидия алу өчен эш бирүче «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында шәхси кабинетта гариза язарга тиеш, дип искәртте ул.
«Кайбер тармаклар буенча кадрларга кытлыкны бетереп булмый»
Эшсезләр саны кимү фонында башка проблема актуальләште. Хезмәт базары анализы күрсәткәнчә, ихтыяҗ һәм тәкъдимнәр дисбалансы күзәтелә.
«Бүген икътисадның кайбер тармакларында кадрларга ихтыяҗ эш эзләүчеләр саныннан шактый артып китә. Бу икътисадның реаль секторында билгеле бер дефицит тудыра», – диде Т.Муллин. Аның сүзләренә караганда, эш бирүчеләр арасында конкурентлык дәрәҗәсе хәзер бик югары, күп кенә эш бирүчеләр эш тәҗрибәсеннән башка да, кирәкле күнекмәләргә өйрәтмичә дә, 35 мең сум күләмендә уртача хезмәт хакы бирү тәкъдиме белән кабул итәргә әзерләр. Кайбер тармаклар буенча кадрларга кытлыкны бетереп булмый», – диде Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе.
Студентлар, яшьләрне җәлеп итү һәм гражданнарны эш бирүчеләрнең максатчан гаризалары буенча укыту нәтиҗәсендә хезмәт ресурслары ихтыяҗын тулыландыру әлеге проблеманы хәл итүнең бер юлы булырга мөмкин, дип өстәде спикер. Ул эш белән тәэмин итү үзәге базасында Шәһәр предприятиеләренең кадрлар хезмәте советы оештырылуын искә төшерде. Әйтик, «Метроэлектротранс» МУП өчен трамвай һәм троллейбус йөртүчеләрен укыту, кунакханә-ресторан бизнесы өчен пешекчеләрне һәм кондитерларны укыту үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, казанлылар яңа һөнәр үзләштерә һәм «Демография» илкүләм проекты буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында үткәрелә торган укуларда белем ала ала.