Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе казанлыларны ишегалларында чәчәкләр һәм агачларның торышын күзәтергә чакырды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль, Камилә Гобәйдуллина). Аномаль эссе һава торышы һәм корылык аркасында Казанда яшел үсентеләр зыян күрә башлады. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров район администрацияләре башлыкларына бу мәсьәләне аерым контрольгә алырга кушты. Аның сүзләренә караганда, хәзер чәчәкләрне, куакларны һәм агачларны саклау эшен көчәйтү бик мөһим. «Метеорологлар ай ахырына кадәр эсселек һәм корылык вәгъдә итә. Безгә барлык яшел утыртмаларны, бигрәк тә быел утыртылган агачларны саклап калу өчен, мобилизацияләнергә кирәк. Яшәү күләгәсе, кызган шәһәрдә кислород – боларның барысы да безгә агачлар бүләк итә, шуңа күрә без алар алдында бурычлы», – диде ул.
Р.Гафаров үсемлекләргә шәһәрдә яшәүчеләр дә ярдәм итә ала, дип өстәде. Ул билгеләп үткәнчә, ишегалды төзекләндерелгәннән соң шәһәрдә казанлылар үзләре оештырган чәчәк түтәлләре саны сизелерлек арткан. «Бездә элек тә ишегалларын бизәүгә үз вакытларын кызганмаган һәвәскәрләр бар иде, әмма нигездә бу өлкән буын кешеләре иде. Хәзер без яшьләрнең дә бу эшкә тартылуын күрәбез. Аларның чәчәкләре өчен без тыныч, алар үсемлекләргә һәлак булырга ирек бирмәячәк. Тик мин калган шәһәрлеләрдән үз тәрәзәләре астында агачлар өчен су чиләкләрен кызганмауларын сорыйм. Бу сезнең белән безнең шәһәр», – дип мөрәҗәгать итте казанлыларга Башкарма комитет җитәкчесе.
Көн саен Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында соңгы 3-5 елда утыртылган 600-700 агачка су сибәләр. Ике район территориясендә эшләнгән график нигезендә 13,5 мең агачка су сибелә. Моннан тыш, 4 меңнән артык агачка компенсация һәм гарантия утыртмаларын гамәлгә ашыручы оешма белгечләре сиптерә. Районнарда шулай ук автоматлаштырылган су сибү системасы эшли, дип сөйләде аппарат киңәшмәсендә район хакимияте башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов.
Бүгенге көндә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә 18 һәлак булган агач ачыкланган, тагын 11 агач кибә башлаган, аларны гарантия йөкләмәләре кысаларында алыштырачаклар.
Үзәк урамнарны бер төрле итеп бизәүгә китерү өчен 29 урам һәм яшел зонада 1174 агач утыртылды, ә язын компенсация яшелләндерү кысаларында Чистай, Әмирхан, Чуйков, Мусин, Симонов, Челюскин, Павлов урамнары, Ямашев проспекты буенча 512 агач утыртылды. Тагын 700-гә якын үсемлекне көз көне утыртырга планлаштыралар, диде Ф.Нурмөхәммәтов.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә чәчәклекләрнең гомуми мәйданы 8,4 мең кв. метр тәшкил итә, шуларның яртысы муниципаль бюджет акчалары хисабына төзекләндерелгән – бу 4 мең кв. метрдан артык мәйданлы 7 чәчәклек. Идарәче компанияләр һәм халык көче белән 67 ишегалды, оешмалар һәм предприятиеләр тарафыннан 150-дән артык чәчәклек һәм клумба төзелгән, шулай ук 357 вазон һәм кашпо чыгарылган һәм эленгән. Тагын 176 чәчәклек ата-аналар һәм педагоглар тарафыннан мәктәп һәм балалар бакчалары территорияләрендә утыртылган, дип сөйләде район хакимияте башлыгы.
«Бистәләрдә шәхси йортлар милекчеләре шулай ук безнең районнарны бизәү эшләреннән читтә калмады. Ел саен Авиатөзелеш районының торак массивларында, Шәһәр көненә багышланган чаралар кысаларында, йорт яны территорияләрендә төзелгән иң яхшы чәчәк композицияләре билгеләнә. Җиңүчеләр грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә», – дип сөйләде Ф.Нурмөхәммәтов.
Агачларга, бигрәк тә машина юлының беренче линиясендә урнашканнарына су сибүгә игътибар итүне Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе җитәкчесенә йөкләде. Ул шулай ук якын арада корыган агачлар мәсьәләсен хәл итәргә чакырды. «Бездә корылык аркасында 20 агач һәлак булды. Алар барысы да контрольдә, быел алар агачларны компенсацияләү кысаларында алмаштырылачак», –диде район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Илсур Хисмәтуллин. Моннан тыш, хәзер 213 авария хәлендәге агач алына. Быел Киров һәм Мәскәү районнарында компенсация утырту кысаларында 545 агач һәм 15 мең кв. метрдан артык газон барлыкка килде.
Районнар территориясендә нарат балтырганына каршы көрәш чаралары уздырыла. Районнар территориясен карап йөргәндә үсемлек 9 урамда ачыкланган: Гавриил Державин, Гривка, Мулланур Вахитова, Ново-Светлая, Нурихан Фәттах, Осиново, Привокзальная, Степан Халтурин һәм Заречье проспекты. Балтырган үсүнең якынча мәйданы – 2,4 га. И. Хисмәтуллин балтырган чабуның башкарылуы, территорияләрне кабат тикшерү һәм әлеге урамнарда үсемлекләрне гербицидлар белән эшкәртү планлаштырылуы турында сөйләде.
Чәчәкле бизәүгә килгәндә, хәзерге вакытта ике районда 42 мең 860 чәчәк утыртылган. Быел район кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләре 296 вазон һәм кашпо урнаштырган, 345 кв.м мәйданда чәчәк бәйләмнәре җәйгән. Шулай ук 777 кв.м мәйданлы 13 спорт һәм мәдәният объекты территориясендә яшел утыртмалар барлыкка килде. Мисал өчен, быел Красная Горка бистәсендәге мәдәният йорты администрациясе гаилә символы буларак бик күп ромашкалардан торган клумбалар ясаган.
И.Хисмәтуллин билгеләп үткәнчә, Киров һәм Мәскәү районнарында һәвәскәр бакчачылар бар. «Идарәче компанияләр көче белән без мондый башлангычларны төрлечә хуплыйбыз, алар үзләре ясаган түрбакчалар өчен үсемлек, кораллар, ашламалар сатып алабыз», – диде ул.
Вахитов һәм Идел буе районнарында һәркөнне 12 меңгә якын яшел үсентегә су сибелә. Районнар территориясендә 9 автоматлаштырылган су сиптерү системасы урнашкан, дип сөйләде хакимият башлыгы Марат Закиров. 2021 елда ике районда 845 агач утыртылган, шул исәптән компенсация кысаларында.
Районнарда 1 мең кв. метрдан артык мәйданда 21 урам чәчәк түтәлләре белән бизәлгән, шуларның 13-енә 1500-гә якын кашпо эленгән. Районнарда шулай ук 57 күләмле чәчәкле фигура урнаштырылган. Аларның күбесе «Әкият» курчак театры каршындагы «Чәчәкле фестиваль» мәйданчыгында урнашкан.
М.Закиров билгеләп үткәнчә, быел чәчәкле бизәлештә эшмәкәрләр һәм мәгариф учреждениеләре актив катнашкан, алар арасында В.Г.Тимирясов исемендәге КИУ, Туполев исемендәге КНИТУ, 139-нчы номерлы мәктәп яки 19-нчы номерлы гимназия.
Быел «Бауман урамының иҗтимагый префектурасы» объектлары милекчеләре һәм җитәкчеләре берләшмәсе Бауман урамында урнашкан предприятиеләрнең иң яхшы бизәлешенә конкурс үткәрә. «Конкурсның максаты – предприятиеләрнең игътибарын урамны бизәүгә җәлеп итү, массакүләм ял итү урыны буларак уңай имидж формалаштыру. 2021 елда урамны бизәүдә «өлкәннәр» генә түгел, яңа уенчылар да актив катнашты, – диде Марат Закиров. Җиңүчеләргә Казанның Туризмны үстерү комитетының һәм Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының бүләкләре һәм мактау грамоталары тапшырылачак.
Совет районы урамнарында 6,5 мең агач үсентесе утыртылган инде, алар артыннан комплекслы тәрбия алып барыла – көн саен аларга су сибәләр, чүп үләннәрен җыеп алалар һәм җирне йомшарталар. Су сибү эшләренә 22 берәмлек техника җәлеп ителгән, дип сөйләде район хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов.
Көз көне үсентеләр утырту дәвам итәчәк – район урамнарында тагын кимендә 4 мең яшь агач барлыкка киләчәк. Моннан тыш, хәзер Самосырово калкулыгын һәм аның янындагы территорияләрне яшелләндерү эшләре бара, анда барлыгы 12 меңнән артык агач барлыкка киләчәк.
Район башлыгы шулай ук хәбәр иткәнчә, урамнарда ярты миллионга якын чәчәк, тагын 30 меңнән артык декоратив үсемлек утыртылган. Роман Фәтхетдинов билгеләп үткәнчә, нигездә, композицияләре орнаментлар һәм рәсемнәр белән тәкъдим ителгән җәйге гөлләр барлыкка килә.
Быел хакимияткә укучылар һәм учреждениеләр хезмәткәрләре аеруча зур энтузиазм белән ярдәм итте – алар 56 меңнән артык чәчәк утыртты. Чәчәкле бизәлеш белән мәдәният учреждениеләре дә шөгыльләнә башлаган – бары тик «Сәйдәш» мәдәният үзәге һәм С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты территориясендә генә дә 7 мең тирәсе чәчәк утыртылган.
Тагын 141 меңнән артык чәчәкне идарәче компанияләр утырткан, аларның кайберләре гадәти булмаган композицияләр тудыра. Мәсәлән, Совет районындагы торак комплексларның берсендә «чәчәк атучы» рояль һәм пергола барлыкка килде, аны үрелгән розалар бизи.
Чәчәкләр утырту эшләре җәй дәвамында дәвам итә. Чәчәк утыртмаларына су сибүдә махсус техника җәлеп ителгән, ул ике сменада эшли, район предприятиеләре дә актив катнаша», – дип хәбәр итте Р.Фәтхетдинов.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, узган атнада «Чәчәк атучы Совет районы» бәйгесе старт алды. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен администрациянең электрон почтасына гариза җибәрергә кирәк.
«Казанлыларга һәм башкала кунакларына уңай эмоцияләр китерә торган аерым атмосфера тудырганнары өчен район халкына һәм предприятиеләргә рәхмәт әйтәсе килә,»,– дип тәмамлады чыгышын Р.Фәтхетдинов.