Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.01.2022, 13:08

Р.Гаффаров: «Без муниципалитет һәм эшмәкәрлек мәнфәгатьләре арасындагы баланска омтылабыз»

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе милекне инвентаризацияләү муниципаль объектларны хуҗалык әйләнешенә кертергә мөмкинлек бирә, дип ассызыклады.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче гыйнвар, Алинә Бережная). 2021 елда Казан бюджетына 1,8 млрд. сум табыш керде. Алдагы елдагы кебек үк, керемнәрнең зур өлешен җир участокларын арендалаудан һәм сатудан кергән акчалар тәшкил итте – 897 млн. сум һәм 473,9 млн. сум. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов хәбәр итте.

Муниципаль казнага 102 күчемсез милек объекты өстәлде

Узган ел кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары арендалана торган биналарны сатып алуның өстенлекле хокукы турында Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында 45 күчемсез милек объекты сатып алган. Ренат Галәветдинов сүзләренә караганда, схема эшмәкәрләргә сатып алына торган биналарны 5 елга кадәр кичектереп түләргә мөмкинлек бирә.

«Арендалана торган мөлкәтне сатып алу – бина торглар уздырмыйча гына сатылуның бердәнбер варианты, калган очракларда сату-алу килешүләре, күчемсез милекне арендалау килешүләрен төзү кебек үк, электрон аукцион аша башкарыла», – дип сөйләде ул.

Ел нәтиҗәләре буенча сатуга куелган өч электрон аукционда 19 объект сатуга чыгарылды, шуларның 8е сатылды. Шулай ук аренда хокукын сату буенча узган 19 аукционда 49 бинаның 32се сатылды. Восстание урамындагы 30-нчы номерлы йорттагы бина иң кыйммәтлесе булды, торгларда бер квадрат метр бәясе 180 мең сумга кадәр күтәрелде.

Шулай ук ел дәвамында муниципаль казнага 102 күчемсез милек объекты – социаль билгеләнештәге объект (мәктәпләр, мәктәпкәчә учреждениеләр, лагерьлар), юллар һәм торак булмаган биналар, инженерлык инфраструктурасының 35 объекты, 40 меңнән артык күчемле мөлкәт өстәлде. «Ел саен муниципаль милек күчемсез милек объектлары белән тулылана, шул исәптән социаль билгеләнештәге объектлар да өстәлә. Соңгы өч елда 18 млрд сумнан артыкка гомуми мәйданы 350 мең кв.метр булган 43 күчемсез милек объекты (мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башкалар) кабул ителде», – дип хәбәр итте Ренат Галәветдинов.

20 җир участогы социаль әһәмияткә ия объектлар төзү өчен рәсмиләштерелгән

Комитет шулай ук социаль инфраструктура объектларын урнаштыру һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү өчен җир участокларын рәсмиләштерү белән шөгыльләнә. Р.Галәветдинов сүзләренә караганда, 2021 елда яңа балалар бакчалары, мәктәпләр, яшүсмерләр клублары, спорт һәм музыка мәктәпләре, бассейннар өчен 20 җир участогы рәсмиләштерелгән. Аерым алганда, Привольный һәм Вишневка бистәләрендә яшәүчеләр өчен Фиалкова урамы буенча 3,5 га мәйданлы җир участогы формалаштырылган. Участок мәйданы 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбен урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Иҗтимагый киңлекләргә килгәндә, узган ел Казан парклары һәм скверлары дирекциясенә парклар һәм скверларны булдыру һәм яңарту өчен 44 участок бирелгән.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров ассызыклаганча, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты муниципаль милек белән операцияләр буенча төп оператор булып тора. «Җир һәм күчемсез милекне арендалау – шәһәр бюджетына төп керем чыганакларының берсе, без муниципалитет һәм эшмәкәрлек мәнфәгатьләре арасындагы баланска омтылабыз. Нәтиҗәле идарә итү өчен милекне инвентаризацияләү кирәк, хуҗасыз җирләр, күчемсез милек объектлары барлыкка килә, аларны алга таба хуҗалык әйләнешенә кертергә мөмкин. Мәсәлән, торак фондын азат ителгән милек хисабына тулыландырып була, шул ук вакытта торак буш калмый – бер өлеше маневрланган фондка күчә, ә бер өлеше торак шартларын яхшыртуга чиратта торучы кешеләргә бирелә», – дип билгеләп үтте ул.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 31.01.2022
Видеорепортаж
31.01.2022 11:42
2021 елда муниципаль милекне арендалау һәм сату Казан бюджетына 1,8 млрд сум акча китергән
Барлык яңалыклар