Кышкы чор башыннан Казан урамнарыннан 1 миллион тоннадан артык кар чыгарылган – бу узган елга караганда 200 мең тоннага күбрәк.
Фото: Денис Гордийко
Хәзер махсус техниканың һәр берәмлегенә үз маршруты беркетеләчәк. Шуның аркасында онлайн режимда башкарылган эш күләме бәяләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, оператор картасында яшел төс белән үтәлгән биремле треклар, зәңгәр белән техника биремсез узганнары, кызыл белән махсус техника узу көтелгәннәре билгеләнгән.
«Агымдагы кышкы чорда сервис сынау режимында эшләде, без барлык җитешсезлекләрне дә ачыкладык, программаны яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләдек, хисап мәгълүматларын формалаштыру системасын камилләштердек. Киләсе елда, эшләп бетерәселәрне һәм төзәтмәләрне исәпкә алып, бердәм контроль системасы тулы күләмдә эшләячәк», – диде И.Куляжев.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, узган елның декабреннән 2022 елның мартына кадәр 176 мм явым-төшем яуган, бу нормадан 77% ка күбрәк. «Юл хезмәтләре өчен иң проблемаласы явым-төшемнең нормадан артык булуы түгел, ә кыска вакыт эчендә зур күләмдә яуган кар булды. Моннан тыш, бер тәүлек эчендә гыйнварда һәм февральдә шәһәрдә айлык норманың яртысы яуды», – дип билгеләде Игорь Куляжев.
Көннәр җылытуга карамастан, шәһәрдә кар чыгару дәвам итә. И.Куляжев сүзләренә караганда, су басу мөмкин булган урыннарга һәм поселок юлларына аерым игътибар бирелә. Барлыгы бер сезон эчендә кар эретү пунктларында 700 мең тонна яки җыелган карның 60% ы эшкәртелгән. Моннан тыш, карның калган өлеше 11 вакытлыча җыю урынында утильләштерелгән. «Кышкы чор тәмамлангач, барлык мәйданчыклар да кар белән бергә эләккән пычрак һәм чүп-чар калдыкларыннан чистартылачак», – дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бозлавыкка каршы көрәш өчен сезон дәвамында юл хезмәтләре реагент һәм ком-тоз катнашмасын кулланган (барлыгы 65 мең тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган).
Уртача тәүлеккә юлларны кардан чистарту өчен 725 берәмлек чыккан. «Бүгенге көндә предприятиеләрдә 524 берәмлек шәхси техника бар, шул ук вакытта бары тик бер смена гына 498 яки 95% ы машина йөртүчеләр һәм механизаторлар белән тәэмин ителгән», – дип билгеләп үтте И.Куляжев. Аномаль кар яву вакытында техника ким дигәндә ике сменада эшләргә тиеш. Казанда тротуарларны чистартуда 600 юл эшчесе эшли, сезонлы норматив буенча 1400 кеше таләп ителә. Кышкы сезонда кадрларның гомуми дефициты 1200 кеше тәшкил иткән: 400 машина йөртүче-механизатор һәм 800 эшче.
«Кар яву чорында машина йөртүчеләр белән өстәмә техника җәлеп итәргә мәҗбүрбез. Әмма машиналар әзерләүгә, эш звеноларын формалаштыруга, биремнәр бирергә билгеле бер вакыт сарыф ителә», – дип искәртте И.Куляжев.
Кышкы чорда юлларны карап тоту 15 нче апрельдә тәмамланачак. Хәзер, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, подрядчы оешмалар җәйге чорда эшләү өчен җыештыру техникасын яңадан җиһазландыруга керешәләр. Барлыгы 260 берәмлек техника җәлеп ителәчәк, шулардан 220 се елның җылы вакытында да, салкын вакытында да кулланыла.
Күчеш чорына беренче чираттагы бурыч – юлларны кыш буена җыелган пычрактан һәм катнашмадан чистарту, даими уңай температура торган очракта юлларны юу башланачак. «Юлларны һәм төзекләндерү элементларын пычрактан һәм юл катнашмасыннан чистартуга керештек инде. 21 млн кв. метрдан артык мәйданлы барлык урам-юл челтәре май башына чистартылган булырга тиеш», – дип йомгаклады И.Куляжев.