Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.08.2021, 11:32

Р.Гаффаров: «Казан өчен эре халыкара ярышларның яңа традицияләре салына торган шәһәр булу – зур мәртәбә»

Сентябрьдә шәһәр дөнья күләмендәге ике спорт чарасын кабул итәчәк: БДБ илләре уеннары һәм «Россия – спорт державасы» халыкара форумы.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август, Камилә Гобәйдуллина). 4-11-нче сентябрьдә Казанда БДБ илләренең I Уеннары узачак, ә 8-10-нчы сентябрьдә – «Россия – спорт державасы» халыкара форумы. Гомумән алганда, аларда 5 мең кеше катнашачак. «Казан өчен халыкара ярышларның яңа традицияләре салынган шәһәр булу– зур мәртәбә. Безнең спортчылар уңышлы чыгыш ясар, дип өметләнәбез, ә без үзебезне чараларны оештыру өлкәсендә генә түгел, халыкның һәм волонтерларның кунакчыллыгында да лаеклы рәвештә күрсәтә алырбыз», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров бүген эшлекле дүшәмбедә.

Ул билгеләп үткәнчә, Казан өчен зур ярышлар инде яңа түгел, әмма туклану, мәдәни һәм күңел ачу программаларын оештырудан тыш, быел санитар куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аерым игътибар биреләчәк.

Россия җыелма командасы составына Уеннарда Татарстаннан 15 спортчы керәчәк

Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләгәнчә, башта БДБ илләренең I Уеннарын 2020 елның августына уздыру планлаштырылган булган, әмма ярышларны коронавирус пандемиясе аркасында күчергәннәр. Бүгенге көнгә катнашуга БДБ нең 10 иле гариза биргән инде. Казанга делегацияләрнең 2 меңнән артык әгъзасы, шул исәптән 1473 спортчы килер дип көтелә. Шулай ук Уеннарда 460 тирәсе судья һәм рефери һәм 1200 волонтер җәлеп ителәчәк. Волонтерларның гариза бирү кампаниясе төгәлләнде инде. Оештыручылар 5 меңгә якын гариза алды, хәзер кандидатлар әңгәмәләр һәм сайлап алулар уза.

«Безне бик бай программа көтә: спорт төрләре арасында әлегә Олимпия программасына кермәгән, әмма инде бөтен дөньяда күп санлы тарафдарлары һәм җанатарлары булганнары да бар. Бу билбау көрәше, мини-футбол, тай боксы һәм бию спорты кебек төрләр», – дип билгеләп үтте А.Салихов.

Ярышларда спортчылар арасында 16 җәйге спорт төрләре буенча 184 комплект медаль уйнатылачак. Россия җыелма командасы составына Татарстан һәм аның башкаласы вәкилләре керәчәк. 6 спорт төре буенча 15 спортчы ил данын якларга лаек булды.

Ярышлар өчен 11 спорт объекты җәлеп ителәчәк. Аларның кайберләре шәһәрдән читтә урнашкан. Әйтик, стендка ату буенча ярышлар «Свияга» шәһәр чите комплексында узачак, шуңа күрә анда катнашучылар һәм судьялар «Иннополис» университеты кампусларында яшәячәк. Башка спорт төрләре буенча делегацияләр Универсиада авылында урнашачак.

«Ачылу һәм ябылу тантаналарын Универсиада авылының флаглар аллеясында БДБ илләре халыкларының мәдәни күптөрлелеген, тарихын һәм гореф-гадәтләрен чагылдыручы, халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге темасын яктыртучы театральләштерелгән тамаша форматында үткәрү планлаштырыла», – дип өстәде А.Салихов.

Стационар ярдәм күрсәтү өчен Казанның спорт объектларына якын урнашкан алдынгы медицина оешмалары билгеләнде. Шулай ук, докладчы сүзләренчә, Уеннарда катнашучыларның барысы өчен дә мәҗбүри шарт коронавируска тискәре ПЦР-тест булу булачак. «Тотрыклы санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында ярышларга тамашачыларны кертүне тәэмин итү буенча оператив штаб һәм ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән актив консультацияләр алып барыла», – диде А.Салихов һәм ярышларны интернет-трансляцияләү планлаштырылуын билгеләп үтте.

Уеннар вакытында куркынычсызлыкка килгәндә, аны тәүлек саен 200-дән артык сак оешмалары хезмәткәре һәм 430-лап контроль-бүлүче тәэмин итәчәк.

12 ел узганнан Казан яңадан «Россия – спорт державасы» форумын кабул итәчәк

Казанда БДБ илләренең I Уеннарын уздыру азагында «Россия – спорт державасы» Халыкара спорт форумы узачак. Ул «Казан Экспо» күпфункцияле күргәзмә үзәгендә ачылачак, 2 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.

Форум беренче тапкыр 2009 елда Казанда узды һәм 12 елдан соң бөтен дөньядан спорт функционерлары Татарстан башкаласына яңадан җыелачак. Алар физик культураны һәм спортны үстерү өлкәсендә актуаль бурычларны хәл итү турында фикер алышачак.

Эшлекле программага тармакның төп мәсьәләләре турында дискуссияләр, гамәли кейслар һәм җәмәгать фикере лидерларыннан мастер-класслар керәчәк. Барлыгы катнашучыларга эшлекле программаның 12 тематик трегы тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, онлайн режимында делегатлар өчен коворкинг-киңлек эшләячәк.

10 мең квадрат метрдан артык территориядә илнең төп спорт проектлары, физик культура һәм спорт тармагы өчен уртак карарлар тәкъдим ителәчәк күргәзмәне оештыру планлаштырыла, шулай ук «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кунакчыллыгы зонасы. «Рубин» ФК, «Ак Барс» ХК, «Камаз-мастер»ХК кебек халыкара аренада Татарстан данын яклаган әйдәп баручы профессиональ спорт клубларының һәм командаларның катнашуы планлаштырылган.

Барлыгы спорт төрләре буенча 20-дән артык тематик мәйданчык, организмның функциональ тесты зонасы, безнең илнең әйдәп баручы спортчыларыннан автограф-сессияләр һәм мастер-класслар, шулай ук Россия шоу-бизнесы йолдызлары катнашында мәдәни-күңел ачу программасы оештырылачак.

«Әлбәттә, форумны очный форматта уздыру гамәлдәге санитар-эпидемиологик нормаларны һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте органнары таләпләрен катгый үтәп кенә мөмкин булачак», – дип искәртте А.Салихов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 02.08.2021
Видеорепортаж
02.08.2021 10:19
Сентябрьдә Казанда БДБ илләренең I уеннары узачак
Барлык яңалыклар