Өлкән яшьтәге казанлыларны мунча һәм музейларга түләүсез керү, онлайн-концертлар, спорт ярышлары һәм белгечләр белән консультацияләр көтә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь, Камилә Гобәйдуллина). 1-нче октябрьдән 10-нчы октябрьгә кадәр Казанда өлкәннәр ункөнлеге узачак. Пенсионерлар бушлай мунчаларга һәм шәһәр музейларына керә, онлайн-чараларда һәм спорт ярышларында катнаша, шулай ук табиблардан консультацияләр ала алачак. Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында 304 меңнән артык пенсионер яши. «Бу безнең шәһәр халкының дүрттән бер өлеше, безнең терәгебез. Тәҗрибә, зирәклек, җаваплылык, принципиальлек – менә безнең өлкән буын сыйфатлары, – дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбе Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров. – Аларның һәркайсының җилкәләре артында катлаулы юл, шуңа күрә без ил Президенты карары буенча пенсионерларга федераль бюджеттан ярдәм күрсәтүне чын күңелдән хуплыйбыз. Муниципалитетның пенсионерларны финанс белән тәэмин итү вәкаләте юк, әмма без өлкән яшьтәге казанлыларга ярдәм итүнең башка юлларын таптык».
Рөстәм Гафаров ассызыклаганча, шәһәрдә уздырыла торган күп кенә чаралар меңләгән өлкән яшьтәге казанлылар тарафыннан җылы кабул ителә. «Бу «Яшәү яме» социаль проекты, шәһәр районнарында үткәрелә торган чаралар, спорт комитеты, Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан оештырылган чаралар. Барлык бу программалар даими нигездә, ел дәвамында эшләп килә. Әмма ункөнлек ветераннарыбызны хөрмәтләргә һәм кайгыртучанлык күрсәтергә сәбәп булып тора. Өлкәннәр декадасын оештыруга катнашы булган барлык структур бүлекчәләр һәм учреждениеләрне максималь рәвештә игътибар һәм җылылык күрсәтүләрен сорыйм», – диде Р.Гафаров.
Өлкәннәр өчен онлайн-концертлар, музейлар буенча экскурсияләр һәм спартакиада
Мәдәният идарәсе җитәкли торган «Яшәү яме» проекты пенсионерлар арасында иң популяр чараларның берсе булып кала, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. Проект кысаларында өлкән яшьтәге казанлылар үз сәламәтлекләрен кайгырталар һәм 13 юнәлеш буенча иҗат потенциалын үстерү белән шөгыльләнә. Чаралар спорт объектлары, мәдәният учреждениеләре базасында һәм җәмәгать урыннарында уза. Г.Сәгыйтова сүзләренә караганда, вокал, бакчачылык һәм өстәл уеннары буенча традицион курслар белән бергә компьютер һәм мобиль грамоталылык дәресләре, фоторәсем нигезләре торган саен популярлаша бара. Өлкән яшьтәге гражданнарга дәресләргә язылу өчен яшәү урыны буенча мәйданчык сайлау да җитә. Җәдвәл белән мэрия сайтында «Яшәү яме» бүлегендә танышырга мөмкин.
Өлкән яшьтәге казанлылар өчен «Өченче яшь» спартакиадасы, ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Казан чемпионаты уздырыла, моннан тыш, алар «Милләтләр кроссы» һәм «Россия чаңгы юллары»нда катнаша. Хәзер өлкән буын гражданнары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә кертү буенча әзерлек бара, дип өстәде Г.Сәгыйтова.
Ә менә мәдәният учреждениеләрендә традицион чараларның күбесе быел онлайн-форматта узачак. Бу илдәге эпидемиологик вәзгыять белән бәйле. Бәйрәм концертларын учреждениеләрнең социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә карарга мөмкин булачак. Анда «Алтын көз», «Әби һәм бабайларга багышлана», «Алтын чор җитте», «Без алтын яшьне зурлыйбыз» һәм башка программаларның трансляцияләре узачак. Моннан тыш, вокал, бию, тегү, декоратив-гамәли сәнгать һәм башка юнәлешләр буенча ачык онлайн-дәресләр һәм мастер-класслар планлаштырылган.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдимнәрен исәпкә алып, шәһәр китапханәләрендә тематик китап күргәзмәләре һәм өлкән яшьтәге кешеләр катнашында кызыксынулар буенча клубларның бәйрәм очрашулары оештырылачак. «Ункөнлектә өлкән яшьтәге гражданнар муниципаль музейларга бушлай керә алачак. Моннан тыш, тематик экскурсияләр, музыкаль лекцияләр, мастер-класслар, шулай ук театральләштерелгән-костюмлы акцияләр узачак, – дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Казанның Туризмны үстерү комитеты ветераннар иҗтимагый хәрәкәте активистлары өчен «Социалистик көнкүреш» музеена, Казан Кремленә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә экскурсияләр оештыра, дип өстәде ул.
Шәһәрнең яшүсмерләр клубларында «Минем әбием һәм бабам» дигән рәсем конкурслары һәм иҗади эшләр күргәзмәсе узачак. Шунда ук өлкәннәр белән очрашулар оештырылачак, аларда балалар үз эшләнмәләрен бүләк итәчәк.
Шәһәрнең барлык районнарында өлкән яшьтәге кешеләргә матди, социаль-көнкүреш, психологик һәм башка ярдәм күрсәтү буенча хәйрия чаралары һәм акцияләр узачак. Шулай итеп, өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлегенә аерым игътибар бирәләр. Г.Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау учреждениеләре белгечләре ункөнлек чорында ялгыз яшәүче авырып урын өстендә ятучы өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә киләчәк, ә шәһәр стационарларында һәм сырхауханәләрендә, шулай ук ветераннар йортында (Дубравная урамы, 35) лекцияләр һәм әңгәмәләр үткәрәчәкләр.
«1-нче октябрь көнне шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү акцияләренә старт биреләчәк: «Кешеләргә күңел җылысы бирәбез», «Сезгә бездән рәхмәт», «Яхшылык эшләргә ашыгыгыз», «Ветеран янәшәдә яши». Шәһәрнең мәшгульлек үзәкләре октябрь дәвамында өлкән яшьтәге кешеләргә хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк», – дип хәбәр итте Г.Сәгыйтова.
Өлкәннәр көнендә, 1-нче октябрьдә, пенсионерлар 5-нче (Беренче Май урамы, 5), 9-нчы (Үзәк Мариуполь урамы, 49), 10 -нчы (2 нче Юго-Западная урамы, 30 һәм Ютазы урамы, 2) һәм 12-нче номерлы (Товарищеская урамы, 27) шәһәр мунчалары хезмәтләреннән бушлай файдалана алачак.
Шәһәр җәмәгать транспортында ункөнлек барышында автоинформаторлар ярдәмендә өлкәннәрне котлаячаклар, ә шәһәр предприятиеләрендә ветераннарны матди ярдәм күрсәтү белән тәбрикләячәкләр.
Моннан тыш, октябрьнең беренче ункөнлегендә шәһәрнең барлык район администрацияләрендә өлкәннәр өчен социаль мәсьәләләр буенча кайнар линия телефоннары эшләячәк:Вахитов һәм Идел буе районнарында: +7(843)264-30-96;
Киров һәм Мәскәү районнарында: +7(843)557-76-10;
Совет районында: +7(843)272-17-97.
Казан шәһәре Башкарма комитетының хокук идарәсе өлкән яшьтәге гражданнарга җир, шәһәр төзелеше һәм торак законнары мәсьәләләре буенча түләүсез консультация оештыра. Консультация 5-нче октябрь көнне 14:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Кремль урамы, 3 адресы буенча узачак.
«1-нче октябрь – ата-аналарыбызга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, өлкән яшьтәге халкыбызга шәһәребезне үстерүгә керткән өлешләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре, тәҗрибә, яхшылык һәм зирәклек өчен җылы рәхмәт әйтү өчен тагын бер мөмкинлек», – дип йомгак ясады Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.