Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.10.2021, 14:29

QR-код: COVID-19-га каршы вацинация узуны яки авырганны раслаучы сертификатны ничек алырга

Яңа чикләүләр белән бәйле иң киң таралган сорауларга җаваплар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь). Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуга каршы яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Хәзер сәүдә үзәкләренә COVID-19-га каршы вакцинация ясатуны һәм соңгы 6 ай эчендә коронавирус йогышы белән авыруны раслаучы QR-код күрсәткәндә генә кереп була. Моннан тыш, республика Хөкүмәте тарафыннан мәҗбүри вакцинацияләнергә тиешле затлар исемлеге расланды

Коронавируска каршы вакцинацияләнү турындагы сертификатны ничек алырга?

Сертификат РФ Дәүләт хезмәтләре порталында һәм кушымтасында урнаштырылган. Моның өчен, вакцинация пунктына прививкага ясатырга баргач, СНИЛС ны бирергә онытмаска кирәк. Сезнең турында мәгълүматны вакцинацияләнүчеләр регистрына кертәчәкләр.

Вакцинация курсын узганнан соң электрон сертификат порталда, «Госуслуги» кушымтасында һәм «Госуслуги Стоп Коронавирус» кушымтасында барлыкка киләчәк.

Сертификатта вакцинация үткәрү даталары, вакцинаның исеме һәм сериясе, шулай ук тикшерү өчен QR-код күрсәтелә. Бу документ сезнең COVID-19-дан вакцинация узуыгызны раслый.

Вакцинацияләнгәннең сертификатын каян табарга?

Сертификатны «Госуслуги СТОП Коронавирус» яки «Госуслуги» кушымталарында «вакцинация» сүзен язып эзләп табып, күчереп алырга мөмкин. Ул бары тик хисап язмасы расланган кулланучыларда гына барлыкка килә. Аны онлайн рәвештә банк кушымтасы аша, шулай ук күпфункцияле үзәкләрдә, көчәйтелгән квалификацияле электрон имза ярдәмендә яки «Россия почтасы» бүлекчәләрендә расларга мөмкин.

Ни өчен мин үз сертификатымны күрмим?

Кагыйдә буларак, сертификат бер тәүлек эчендә вакцинация курсы тәмамланганнан соң килә. Әмма медицина оешмасының эш үзенчәлекләренә һәм прививканы ясаган урыннарга карап, бу срок берничә көн тәшкил итәргә мөмкин.

• Сертификатның шәхси кабинетта булмавының төп сәбәпләре:

•  сезнең СНИЛС регистрда күрсәтелмәгән;

• медицина оешмасы регистрга сезнең мәгълүматларны кертмәгән яисә аларны дөрес кертмәгән;

• беренче прививка вакытында сезнең РФ Дәүләт хезмәтләрендәге хисап язмагыз расланмаган булган;
сез вакцинацияләнүче көндәлегенә кермәгәнсез һәм вакцинация фактын расламагансыз.

Бу очракта вакцинация урыны буенча яки 122 телефоны буенча сезнең мәгълүматларны регистрда тикшерү өчен кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. СНИЛСны һәм туу датасын тикшерегез һәм, әгәр мәгълүматлар дөрес икән, медицина оешмасын яңадан регистрга җибәрүен сорагыз.

Прививка турында сертификат кайчан килә?

Әгәр вакцина ике компонентлы булса, электрон сертификат икенче прививкадан соң барлыкка килә. Беренче иньекциядән соң электрон почтага һәм РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка вакцинация үткәрү датасы, беренче доза вакцина кертелү урыны һәм үз-үзеңне күзәтү көндәлеген тутыру тәкъдиме белән хат килергә тиеш, икенчесеннән соң – сертификатка сылтама белән хат.

Әгәр вакцина бер компонентлы булса, QR-кодлы сертификат беренче прививкадан соң барлыкка килергә тиеш. Бу очракта почтага һәм РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка аңа сылтама белән хат киләчәк.

Соңгы 6 ай эчендә коронавирус инфекциясе белән авырган гражданнар шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре порталында QR-код алырга мөмкин. Аларның мәгълүматлары федераль регистрга (МКБ-10 U07.1 яки U07.2 коды белән рәсми диагноз) кертелүе һәм аларның хисап язуы расланган булуы мөһим.

Әгәр сез табибка мөрәҗәгать иткәнсез яки авырулар симптомсыз үткән булса, кичерелгән авыру турында QR-код ала алмыйсыз. Антитәнчекләргә бирелгән тестның нәтиҗәсе яки авыруның сүзләре буенча гына диагноз QR-код яки COVID-19 турындагы сертификатны алу өчен нигез булып тормый.

Вакцинациягә язылу тәртибе, сертификат һәм QR-код алу, чит илләрдән кайтучыларны теркәү, поликлиникага беркетү һәм COVID-19 белән бәйле башка мәсьәләләр турында тулырак мәгълүматны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында махсус бүлектә табарга була.

Барлык яңалыклар

QR-код: COVID-19-га каршы вацинация узуны яки авырганны раслаучы сертификатны ничек алырга

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь). Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуга каршы яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Хәзер сәүдә үзәкләренә COVID-19-га каршы вакцинация ясатуны һәм соңгы 6 ай эчендә коронавирус йогышы белән авыруны раслаучы QR-код күрсәткәндә генә кереп була. Моннан тыш, республика Хөкүмәте тарафыннан мәҗбүри вакцинацияләнергә тиешле затлар исемлеге расланды.

Коронавируска каршы вакцинацияләнү турындагы сертификатны ничек алырга?

Сертификат РФ Дәүләт хезмәтләре порталында һәм кушымтасында урнаштырылган. Моның өчен, вакцинация пунктына прививкага ясатырга баргач, СНИЛС ны бирергә онытмаска кирәк. Сезнең турында мәгълүматны вакцинацияләнүчеләр регистрына кертәчәкләр.

Вакцинация курсын узганнан соң электрон сертификат порталда, «Госуслуги» кушымтасында һәм «Госуслуги Стоп Коронавирус» кушымтасында барлыкка киләчәк.

Сертификатта вакцинация үткәрү даталары, вакцинаның исеме һәм сериясе, шулай ук тикшерү өчен QR-код күрсәтелә. Бу документ сезнең COVID-19-дан вакцинация узуыгызны раслый.

Вакцинацияләнгәннең сертификатын каян табарга?

Сертификатны «Госуслуги СТОП Коронавирус» яки «Госуслуги» кушымталарында «вакцинация» сүзен язып эзләп табып, күчереп алырга мөмкин. Ул бары тик хисап язмасы расланган кулланучыларда гына барлыкка килә. Аны онлайн рәвештә банк кушымтасы аша, шулай ук күпфункцияле үзәкләрдә, көчәйтелгән квалификацияле электрон имза ярдәмендә яки «Россия почтасы» бүлекчәләрендә расларга мөмкин.

Ни өчен мин үз сертификатымны күрмим?

Кагыйдә буларак, сертификат бер тәүлек эчендә вакцинация курсы тәмамланганнан соң килә. Әмма медицина оешмасының эш үзенчәлекләренә һәм прививканы ясаган урыннарга карап, бу срок берничә көн тәшкил итәргә мөмкин.

Сертификатның шәхси кабинетта булмавының төп сәбәпләре:

сезнең СНИЛС регистрда күрсәтелмәгән;

медицина оешмасы регистрга сезнең мәгълүматларны кертмәгән яисә аларны дөрес кертмәгән;

беренче прививка вакытында сезнең РФ Дәүләт хезмәтләрендәге хисап язмагыз расланмаган булган;