В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мошенник үзен бер банк хезмәткәре дип таныштырган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Полиция хезмәткәрләре зыян күрүчегә билгесез ирдән шалтырату килгәнен ачыклаган. Ул үзен бер банк хезмәткәре дип таныштыра һәм әңгәмәдәшеннән саклык учреждениеләрендә акчасы булу-булмавы турында сорый.
Аннары мошенник зур сумманы бер счетта тоту куркынычсыз дип белдерә һәм ярдәм тәкъдим итә. Казанда яшәүче ханым аңа ышана һәм җинаятьчеләргә 3 миллион сумнан артык акча күчерә.
РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче «Мошенниклык» өлеше буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Россия Эчке эшләр министрлыгы мошенниклык очраклары арту сәбәпле, халыктан игътибарлы булуларын сорый. Ялган банк хезмәткәрләреннән шалтыратулар бүгенге көнгә кадәр иң популяр алдау очрагы булып кала.
Банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счет торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен онытмаска кирәк. Әгәр дә карточка белән ниндидер операцияләр ясалуы турында шик булса, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә карточканың икенче ягында күрсәтелә.