Җинаятьче үзен бер банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль). Казанда яшәүче 58 яшьлек хатын мошенникларның хәйләсенә эләгә һәм 280 мең сумга якын акчасын югалта.
Зыян күрүче сөйләгәнчә, аңа кесә телефонына җинаятьче ханым шалтыраткан һәм үзен бер банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган. Әңгәмәдәше ханымга чит кеше ышаныч кәгазе буенча аның банк счеты белән операцияләр ясарга маташа, дип җиткергән.
Соңрак Казанда яшәүче хатынны берничә тапкыр банкның башка ялган хезмәткәрләре белән тоташтырганнар. Аферистлар аны акчаларны «резерв счетына» күчерергә ышандырган. Нәтиҗәдә, хатын дүрт операция белән мошенникларга кирәкле сумманы күчергән.
Үзен алдаганнарын аңлап, зыян күрүче полицейскийларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Матди зыян 279 мең сумнан артып киткән. «Дәрвишләр» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Россия Эчке эшләр министрлыгы, мошенниклык очраклары арту сәбәпле, халыкны игътибарлы булырга чакыра. Ялган банк хезмәткәрләреннән шалтыратулар мошенниклыкның иң таралган төре булып кала бирә. Шикле шалтыратулар булганда трубканы тиз генә куеп, телефон номерын банк картасының арткы ягында күрсәтелгән телефон номеры белән чагыштырырга кирәк.