Җинаятьче үзен саклык банкы хезмәткәре дип таныштырган.
Фото: Город Казань KZN.RU
Пенсионер ханым сүзләренчә, аңа таныш булмаган кеше шалтыраткан һәм үзен саклык банкы хезмәткәре дип таныштырган. Ул зыян күрүчегә аның исеменнән билгесез кешеләр 50 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштергәнен хәбәр итә. Аферист Казанда яшәүче өлкән яшьтәге ханымның банкта счеты бармы-юкмы дип кызыксына. Уңай җавап алгач, мошенник ханымга акчаны «сакларга» тәкъдим итә. Моның өчен акчаларны аферист кушкан банк счетларына күчерергә кирәк була. Пенсионер берничә сәгать мошенник кушканнарны үти. Соңыннан ул үзенең мошенник корбаны булуын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче бүлегендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция шикләнүчеләрне эзли.
Россия Эчке эшләр министрлыгы мошенниклык очраклары арту сәбәпле, халыктан игътибарлы булуларын сорый. Бүгенге көнгә кадәр ялган банк хезмәткәрләреннән шалтыратулар иң киң таралган мошенниклык булып кала.
Банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счет торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен онытмаска кирәк. Әгәр дә карточка белән ниндидер операцияләр ясалуы турында шик булса, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә карточканың кире ягында күрсәтелә.