В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сату турындагы игълан бер интернет-сайтта урнаштырылган булган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Зыян күрүченең сүзләренә караганда, ул кар машинасы сатылу турындагы белдерүне бер интернет-сайтта тапкан. Сатучы аннан килешүне рәсмиләштерү өчен залог кертүен сораган һәм акча күчерү өчен үз картасының реквизитларын күрсәткән.
Казанда яшәүче ир күрсәтелгән сылтама буенча күчкән аннары аның счетыннан зур сумма алынган. РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең «Мошенниклык» 2 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Бу атнада ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Марина Шнитенкова хәбәр иткәнчә, быел, мошенниклык гамәлләре һәм банк счетларыннан урлау аркасында, татарстанлылар 200 млн сумга якын акчаларын югалткан. Еш кына җинаятьчеләр шалтыручыга туганнарының бәлагә эләгүен яки законсыз рәвештә акча алынуын хәбәр итеп, тиз арада акча күчерүләрен сорыйлар икән.
Мошенниклык очраклары арту сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратып, туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче таныш булмаган кешеләргә ышанырга ярамый.
Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, исәп-хисап торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк.
Карта белән ниндидер операцияләр ясалуы турында шик туса, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның артында күрсәтелә. СМС-хәбәрнамәдә