В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Намуссыз кеше акча алган да элемтәгә керми башлаган
Фото: Денис Гордийко
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, зыян күрүче сайтларның берсендә шпиц токымлы көчек сату турында белдерү тапкан. Сатучы кызга этнең токымы яхшы булуын җиткерә, берничә фото җибәрә һәм бәяне әйтә.
Килешүгә ризалашып, Казанда яшәүче хатын-кыз акча күчерә, әмма намуссыз кеше элемтәгә керми башлый. «Заречье» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнары шикләнелүчеләрне эзләү белән шөгыльләнә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча идарәсе матбугат хезмәте.