В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Полицейскийлар Мәскәүдә яшәүче 19 яшьлек кешене тоткарлаган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче ноябрь). Татарстан башкаласында яшәүче ике хатын мошенникларның тозагына эләккән, аңа барлыгы 70 мең сум акча күчергән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Зыян күрүчеләрнең берсе мессенджерда кәрәзле телефон сату турында игълан таба һәм сатучы белән элемтәгә керә, ул аңа акча күчерү өчен счет номеры җибәрә. Зыян күрүче җинаятьчегә 20 мең сумга якын акча күчергән, әмма товарны алмаган һәм ярдәм сорап полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән.
Шәһәрдә яшәүче 22 яшьлек тагын бер ханым шундый хәлгә тарыган. Ул аферистка 50 мең сумнан артык акча җибәргән.
Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре шикләнелүчене яшәү урыны буенча тоткарлаган. Ул Мәскәүдә яшәүче 19 яшьлек ир булып чыккан.
«Мәскәү» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять билгеләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Хәзер полиция хезмәткәрләре җинаятьтә шикләнелүченең шундый ук җинаять кылуда катнашуын билгели. Ул чыгып китмәү турында кул куйган.
Мошенниклык очраклары арту сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратып, туганнары турында мәгълүмат бирүче билгесез затларга ышанырга ярамаганлыгын кисәтә.