Сату турында белдерүне ир ат популяр сайтларның берсендә тапкан
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче сентябрь). Казанда яшәүче мошенникларның хәйләләренә эләгә һәм 19 мең сум акча югалта.
Ир-ат полициягә 28 нче августта мөрәҗәгать итә. Ул бушлай белдерүләр сайтында электросамокат сату турында отышлы тәкъдим тапканын сөйли. Зыян күрүче сатучы белән килешү шартларын билгели һәм аңа 19 мең сум акча күчерә. Товарны ала алмагач, Казан кешесе хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать итә.
«Восход» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, шикләнелүчеләрне эзләү алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, көн саен Татарстан халкы мошенникларга 8-10 млн сум акча тапшыра. Аферистларның хәйләләренә барысы да эләгә – яшьләренә һәм һөнәрләренә карамастан. Мошенниклыкның киң таралган схемалары турында KZN.RU материалында белергә мөмкин.