Экспозиция Бөтендөнья яшьләр фестивале узган көннәрдә эшләячәк
Фото: Денис Гордийко
Макетны Казан энергетика көллияте һәм Казан халык сәнгать кәсепләре техникумы студентлары, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре ясаган. Әлеге арт-объект төбәкнең тарихын, мәдәниятен һәм бөеклеген символлаштырганга, алар күргәзмәдә Сөембикә манарасын тәкъдим итәргә булганнар.
Арт-объектта qr-код урнаштырылган, ул манара турында сөйләүче видеороликка чыгара, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында. «Россия – миниатюрада» күргәзмәсендә барлыгы 32 арт-объект урнаштырылган.
Моннан тыш, Татарстан Бөтендөнья яшьләр фестивалендә илнең павильоннар төзү мөмкинлеге бирелгән биш төбәге арасына керде. Аның кысаларында республика киңлегендә мастер-класслар, кино кичәләре, очрашулар һәм башка чаралар узачак.
Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья яшьләр фестивале 1 нче марттан 7 нче мартка кадәр Сириус федераль территориясендә узачак. Ул 20 мең кешене, шул исәптән 14-18 яшьлек 1 мең баланы берләштерәчәк.